Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Егылып төшеп кулын сындырган

Район прокуратурасы пешекче Сәрия Әхмәтгалиева белән булган бәхетсезлек очрагы буенча "Кукмара" агрофирмасында хезмәтне саклау законнарының үтәлешен тикшерде, дип хәбәр итте прокурор ярдәмчесе Зөлфия Люткова. Пешекче ханым ашханәдә электр лампочкасын бору өчен урындыкка басып, өстәл өстенә менгән. Төшкәндә ялгыш басып, идәнгә егылган һәм кулын сындырган. Оешма тарафыннан хезмәтне саклау буенча Сәрия...

Район прокуратурасы пешекче Сәрия Әхмәтгалиева белән булган бәхетсезлек очрагы буенча "Кукмара" агрофирмасында хезмәтне саклау законнарының үтәлешен тикшерде, дип хәбәр итте прокурор ярдәмчесе Зөлфия Люткова. Пешекче ханым ашханәдә электр лампочкасын бору өчен урындыкка басып, өстәл өстенә менгән. Төшкәндә ялгыш басып, идәнгә егылган һәм кулын сындырган. Оешма тарафыннан хезмәтне саклау буенча Сәрия Әхмәтгалиева белән инструктаж уздырылмаганы, эш урынындагы бәхетсезлек очрагы буенча тикшерү үткәрелмәгәне, тиешле формада акт төзелмәгәне һәм бер данәсе зыян күрүчегә тапшырылмавы ачыкланган. Әлеге административ хокук бозулар өчен "Кукмара" агрофирмасының башкаручы директоры, хезмәтне һәм техника куркынычсызлыгын саклау буенча инженер республиканың дәүләт хезмәт инспекторы тарафыннан 4500 һәм 4000 сум күләмендә штрафларга тартылган.

фото http://zendos.ru/novosti/12639-prokuratura-priznala-pytki-arestovannyh-za-podzhogi-cerkvey.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk