Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дәваханә хезмәткәрләренә рәхмәтем зур

Без - сугыш чоры балалары. Хәзер барыбыз да өлкән кешеләр инде. Без күргән ачы хәсрәт, авыр эш, ачлык-ялангачлык, әтисез узган гомер - берсе дә эзсез генә узмагандыр. Без хәзерге балалар шикелле укый да алмадык, әти-әниләрнең мөмкинлекләре дә юк иде. Аларга ярдәмебез тисен дип, ундүрт яшьтән эшли башладык, алган белемебез дә...

Без - сугыш чоры балалары. Хәзер барыбыз да өлкән кешеләр инде. Без күргән ачы хәсрәт, авыр эш, ачлык-ялангачлык, әтисез узган гомер - берсе дә эзсез генә узмагандыр. Без хәзерге балалар шикелле укый да алмадык, әти-әниләрнең мөмкинлекләре дә юк иде. Аларга ярдәмебез тисен дип, ундүрт яшьтән эшли башладык, алган белемебез дә 7 сыйныф белән төгәлләнде. Шул авыр тормышның нәтиҗәсе булып, бөтен чирләр үзебезгә ябышып калды да инде. Үземә дә күп тапкырлар дәваханәләрдә дәваланырга туры килде. Район үзәк дәваханәсендә мин ятмаган бүлек калмагандыр. Хирургия бүлегендә генә дә биш операция ясаттым. Хирург Илһам Корбанов һәм аның кул астында эшләүче хезмәткәрләр - үз эшләренең осталары. Әле күптән түгел генә дә инфекция бүлегендә дәвалану узарга туры килде. Бүлек табибы Илдус Сәмигуллин һәм шәфкать туташлары, санитаркалар бик яхшы каршы алдылар, шифалы куллары, ягымлы сүзләре белән мине дәваладылар. Хәтта өч-дүрт көн ялгыз ятарга туры килгән көннәрдә дә күңелсезләнергә ирек бирмәделәр, Зифа Кадырова китапларын алып килеп укыттылар. Без, авырулар, ак халатлы мәрхәмәтле җаннар алдында баш иябез.

Нурия ВӘЛИУЛЛИНА, Березняк авылы

фото http://900igr.net/fotografii/okruzhajuschij-mir/Znaki/020-Punkt-pervoj-meditsinskoj-pomoschi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk