Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Болгар шәһәрлеге ЮНЕСКО мирасына кабул ителде

Күптән түгел Татарстан өчен әһәмиятле вакыйга булды - борынгы Болгар шәһәрлеге ЮНЕСКО мирасына кабул ителде. Мин моны зур җиңү дип саныйм, шуңа чиксез шатмын. ЮНЕСКО мирасына барлыгы 1002 объект кертелгән, бөтен дөнья буенча исәпләгәндә бу зур сан түгел. Шулар арасында Казан Кремле белән Болгар шәһәрлеге дә булуы куанычлы. Татарстан, бигрәк...

Күптән түгел Татарстан өчен әһәмиятле вакыйга булды - борынгы Болгар шәһәрлеге ЮНЕСКО мирасына кабул ителде. Мин моны зур җиңү дип саныйм, шуңа чиксез шатмын. ЮНЕСКО мирасына барлыгы 1002 объект кертелгән, бөтен дөнья буенча исәпләгәндә бу зур сан түгел. Шулар арасында Казан Кремле белән Болгар шәһәрлеге дә булуы куанычлы. Татарстан, бигрәк тә, татар халкы моның белән чиксез горурланырга тиеш. Бу җиңү җиңел генә бирелмәде, биредә бик зур күләмдә төзекләндерү эшләре башкарылды, җир асты юллары өйрәнелеп, корылмалар яңадан торгызылды. Болгарның чынлап та татар халкы өчен зур кыйммәткә ия икәнлеген исбатладылар. Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев кебек әйдаман булуы да уңай тәэсир итте.

Татарстаннан ЮНЕСКОга тәкъдим ителәсе өченче объект - Зөя шәһәре. Аның өчен дә җан атып торачакмын, чөнки биредә дә татар культурасы элементлары күп табылды.

фото: http://orei.livejournal.com/250754.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk