28 июль 2014 яңалыклары
-
Зур Кукмара авылында бер хуҗалыкның мунчасында янгын чыккан
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, 27 июльдә, кичке сәгать җиденче яртыларда Зур Кукмара авылының Ленин урамындагы хуҗалыкларның берсенең мунчасында янгын чыга. Янгын 43 квадрат метр мәйданны били. Ул тиз арада сүндерелә. Янгын чыгуның сәбәпләрен ачыклау бара. Зыян күрүчеләр юк. чыганак һәм фото: http://www.16.mchs.gov.ru/operationalpage/emergency/detail.php?ID=62840
-
Болгар шәһәрлеге ЮНЕСКО мирасына кабул ителде
Күптән түгел Татарстан өчен әһәмиятле вакыйга булды - борынгы Болгар шәһәрлеге ЮНЕСКО мирасына кабул ителде. Мин моны зур җиңү дип саныйм, шуңа чиксез шатмын. ЮНЕСКО мирасына барлыгы 1002 объект кертелгән, бөтен дөнья буенча исәпләгәндә бу зур сан түгел. Шулар арасында Казан Кремле белән Болгар шәһәрлеге дә булуы куанычлы. Татарстан, бигрәк...
-
Кирпеч заводы хезмәткәрләренең үз кафелары бар
Райондашлар, йортыгыз күптән салынганмы? Ә кирпечләре җырлыймы? Яисә башка бер сәләтләре бармы? "Нәрсә сөйли бу?" - дип уйлагансыздыр. Сүзләрем тузга язмаган түгел, бер дә борчылмагыз. Бу кәефне бар итүчеләр исә кирпеч заводы хезмәткәрләре. Йортыгыз турында соравым да юкка түгел ич! Ашык-пошык, үз эшләремә чумып, өйгә кайтып килүем. Янәшә-тирәмдә берни дә...
-
Район буенча быел 42 чакрым озынлыкта газ торбасы буялачак
Районыбызның газ эксплуатацияләү хезмәте оештырган бригадалар кышка әзерлек программасы нигезендә Купка, Кара Елга, Чишмәбаш, Нырты авылларында газ торбаларын буяганнар. Район буенча барлыгы 42 чакрым озынлыктагы торбалар буялачак. Шулай ук алты газ тарату пунктларында җиһазлар яңага алыштырылган, ә дүрт пунктның биналарында капиталь ремонт эшләре бара. Газ оешмасының үз базасындагы гараж түбәсе...
-
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин кукмаралыларны Ураза гаете бәйрәме белән котлады
-Изге Рамазан ае күңелләребез сафлануга, тәнебез сәламәтләнүгә, тормышыбызда бәрәкәт артуга сәбәп булсын, шәфкатьлелекне, изгелекне, яхшылыкны арттырсын. Ураза гаете һәрбарчабызга да мөбарәк булсын, - диелә котлауда. фото: http://ursa-tm.ru/forum/index.php
-
Ураза гаете бәйрәме белән!
Мөхтәрәм райондашлар, дин мөбиндәге газиз кардәшләр! Кукмара мөхтәсибәте исеменнән барчагызны да олуг бәйрәмебез - Ураза гаете уңаеннан ихлас күңелдән котлыйм! Бөтен дөнья мөселманнары шатланып каршы алган изге мөбарәк ай инде тәмамланып та килә. Аллаһның рәхмәтенә, ярлыкавына ирешергә, Аның газабыннан котылырга зур мөмкинлекләр бирүче шушы фазыйләтле вакытны күпләр гыйбадәттә булып, саваплы...