Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кирпеч заводы хезмәткәрләренең үз кафелары бар

    Райондашлар, йортыгыз күптән салынганмы? Ә кирпечләре җырлыймы? Яисә башка бер сәләтләре бармы? "Нәрсә сөйли бу?" - дип уйлагансыздыр. Сүзләрем тузга язмаган түгел, бер дә борчылмагыз. Бу кәефне бар итүчеләр исә кирпеч заводы хезмәткәрләре. Йортыгыз турында соравым да юкка түгел ич! Ашык-пошык, үз эшләремә чумып, өйгә кайтып килүем. Янәшә-тирәмдә берни дә...

    Райондашлар, йортыгыз күптән салынганмы? Ә кирпечләре җырлыймы? Яисә башка бер сәләтләре бармы? "Нәрсә сөйли бу?" - дип уйлагансыздыр. Сүзләрем тузга язмаган түгел, бер дә борчылмагыз. Бу кәефне бар итүчеләр исә кирпеч заводы хезмәткәрләре. Йортыгыз турында соравым да юкка түгел ич!

    Ашык-пошык, үз эшләремә чумып, өйгә кайтып килүем. Янәшә-тирәмдә берни дә күрмим, "ыждырам" ... дигәндә генә... хоп! Йортыбыздан ерак түгел генә урнашкан 5 йолдызлы кафега күзем төште. Менә ичмасам ачыш бу! Вәт ичмасам кирпеч заводы эшчеләре! Үз куллары белән эш урыннарына якын-тирә җирдә тамак ялгап алырлык урын булдырганннар. Яхшылабрак карасам, кафе янәшәсендә генә кунакханәсе дә бар икән.

    Реклама

    Әдилә ГАЛИМОВА.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: