Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бистәбездә яшәүче тыл ветеранына бүген 90 яшь тулды (+фото)

Поселокның Нур Баян урамында яшәүче Федорова Клавдия Сергеевна бүген үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, поселок башкарма комитеты белгече Евгений Кормильцевлар килде. Алар туган көн иясенә Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләге...

Поселокның Нур Баян урамында яшәүче Федорова Клавдия Сергеевна бүген үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, поселок башкарма комитеты белгече Евгений Кормильцевлар килде. Алар туган көн иясенә Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырдылар.

Клавдия апа тумышы белән Иштуганнан. 25 ел буе "Рассвет" колхозында иң элек атлар, соңыннан сарык һәм бозаулар карый ул.

-Сугыш елларында бар эшне дә башкардык. Нинди эш кушалар, берсеннән дә баш тартмадык, - ди ул. - Яшьлегебез бик авыр вакытларга туры килде, ачлык-ялангачлыкны да күп күрдек. 90га җитәрмен, дип уйламаган идем, Ходай биргән гомерне яшисе икән ул...

Тыл ветераны бүгенге көндә бердәнбер кызы Надежда гаиләсендә кадер-хөрмәттә, тәрбиядә яши. Ике оныгы, ике оныкчыгы да әбиләрен бик яраталар. Сау-сәламәт булып, тагын да яшәсәгез иде әле, Клавдия апа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk