2 апрель 2014 яңалыклары
-
Кукмарада буран дулый, буран тынмый
Язның икенче ае апрель башланып киткәч, кояшлы, җылы, матур көннәр башланыр, дип көткән идек. Әмма табигатьнең үз кануннары: шул арада кояш балкый, мизгел эчендә күкне болыт пәрдәсе каплап алып, яңгыр сибәли, кар ява. Бүген исә Кукмарабыза иртәдән алып буран дулады. Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, кар циклоны әле тагын берничә көн...
-
Районыбызның "Кояшкай" приюты балалары бәйге-сәяхәтләрдә теләп катнаша
"Кояшкай" социаль приютында балалар өчен "Туган як сукмаклары буйлап" дигән бәйге-сәяхәт оештырылды. Биредә балалар безнең якның табигате, кош-кортлары, җәнлекләре һәм үсемлекләр дөньясы турында сөйләштеләр. Табигать турындагы табышмакларга җавап эзләделәр. Шулай ук балалар район китапханәсендә "Чишмәләрнең яшәтү көче" экологик сәгатендә, "Миңа яхшылык белән кагыл" этика дәресендә катнаштылар, Кукмара киез итек-киез комбинатына...
-
Кукмарада юл йөрү кагыйдәсен бозган 23 укучыга кисәтү карточкасы төзелде
Балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында районда "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе барды. 24-31 мартларда оештырылган әлеге акция кысаларында кечкенә пассажирларга, юл йөрү кагыйдәләрен бозган яшүсмерләргә карата игътибар аеруча зур булды. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 23 җәяүле яшүсмергә кисәтү карточкасы тутырылып, алар укый торган мәктәпләргә җибәрелде. Автомобилен махсус балалар...
-
Һәр проблемадан чыгу юлы бар
Узган ел Татарстанда 17 яшүсмер үз-үзенә кул салган булган. Ә суицидлар күләме буенча Россия дөньяда 11 урында тора. Гадәттә, бу аяныч адымга психик тайпылышлары булган кешеләр "тормыштагы хәл итеп булмаслык проблемалардан котылам" яки "яшәүнең мәгънәсен югалттым", "киләчәккә бернинди өмет юк" дигән уйлар белән бара. Әмма шуны онытмаска кирәк: яшәүнең мәгънәсе...
-
Бистәбездә яшәүче тыл ветеранына бүген 90 яшь тулды (+фото)
Поселокның Нур Баян урамында яшәүче Федорова Клавдия Сергеевна бүген үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, поселок башкарма комитеты белгече Евгений Кормильцевлар килде. Алар туган көн иясенә Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләге...
-
Районыбызның спортчы егете билбау көрәше буенча Россия Беренчелегендә өченче урын алды
Мәскәү өлкәсенең Раменск шәһәрендә 1994-96 елда туган яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча Россия Беренчелеге үтте. Анда "Зилант" спорт мәктәбендә тренер Марс Бәдретдинов кул астында шөгыльләнүче Айрат Шәңгәрәев өченче урынны алды.
-
Кукмарада март аенда 20 исерек шофер правасыннан колак каккан
Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүчеләр арасында штрафларын түләмәүчеләр шактый. Бүгенге көндә әҗәтлеләр исемлегендә районыбыздан 41 кеше бар. Купка авылыннан берәүнең - 31 мең, Зур Кукмара кешесенең - 23 мең 500, Кәркәүчтә яшәүченең 9 мең 500 сум күләмендә штрафы җыелган. Март аенда район җәмәгать судьялары тарафыннан 20 кеше исерек килеш рульгә утырганы...
-
Кукмарада яңа балалар бакчасы төзелә башлады
Балалар бакчаларында урын булмаганлыктан, сабыйлары белән өйдә утырырга мәҗбүр булган әниләрне сөендерергә ашыгабыз - Кукмарада яңа балалар бакчасы төзелә башлады. Бүгенге көндә безнең районда мәктәпкәчә яшьтәге 3685 сабый бар. Шуларның 2246сы - көн саен иртә белән торып, әти-әнисе белән "үз эшенә" - балалар бакчасына ашыга. Ә менә "Электрон балалар бакчасы"нда...
-
Уразайдан иман нуры тарала
Кулына сыра шешәсе тотып йөрүче үсмерләрне, нәфис бармакларына тәмәке кыстырган чибәр кызларны Казанның аулак урамнарында еш очратып була. Шул чакта халык тәмам бозылып беткәнме әллә, дигән фикер туа. Шулай да тормыш кадерен белеп, чишмә суыдай саф әхлак белән яшәүче авыллар бар икән әле ул. 60 йортлы Уразай авылы әнә шундыйлардан....
-
Типография директоры Мансур абый Кәрәмов үзенең ярты гасыр гомерен шушы оешмага багышлаган
Редакциябез белән бер бинада урнашкан типография директоры Мансур абый Кәрәмов бу көннәрдә бик уйчан кебек күренде. Карашында ниндидер моңсулык бар иде. Авырып китте микән әллә, язгы һава торышы саулыкны какшатырга гына тора бит, дим. Беркөн дә эштән калганы юк үзенең. Баксаң, истәлекләргә бирелеп, күңеле тулып йөрүе икән. Шаккатмалы: типографиягә эшкә...