Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада юл йөрү кагыйдәсен бозган 23 укучыга кисәтү карточкасы төзелде

Балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында районда "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе барды. 24-31 мартларда оештырылган әлеге акция кысаларында кечкенә пассажирларга, юл йөрү кагыйдәләрен бозган яшүсмерләргә карата игътибар аеруча зур булды. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 23 җәяүле яшүсмергә кисәтү карточкасы тутырылып, алар укый торган мәктәпләргә җибәрелде. Автомобилен махсус балалар...

Балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында районда "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе барды. 24-31 мартларда оештырылган әлеге акция кысаларында кечкенә пассажирларга, юл йөрү кагыйдәләрен бозган яшүсмерләргә карата игътибар аеруча зур булды. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 23 җәяүле яшүсмергә кисәтү карточкасы тутырылып, алар укый торган мәктәпләргә җибәрелде. Автомобилен махсус балалар утыргычы белән җиһазландырмаган - 4 әти-әни, баласына иминлек каешы куймаган 2 шофер штрафка тартылды.

Исегезгә төшерәбез: РФ Юл йөрү кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә унике яшькә кадәрге балаларның барысы да балалар утыргычы белән җиһазландырылган машиналарда гына хәрәкәт итәргә тиеш. Әлеге таләпне үтәмәүчеләр РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.23.3 маддәсе буенча 3000 сум штрафка тартылалар.

Фирдүс ФӘХРЕТДИНОВ, ЮХИДИ начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk