Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Типография директоры Мансур абый Кәрәмов үзенең ярты гасыр гомерен шушы оешмага багышлаган

Редакциябез белән бер бинада урнашкан типография директоры Мансур абый Кәрәмов бу көннәрдә бик уйчан кебек күренде. Карашында ниндидер моңсулык бар иде. Авырып китте микән әллә, язгы һава торышы саулыкны какшатырга гына тора бит, дим. Беркөн дә эштән калганы юк үзенең. Баксаң, истәлекләргә бирелеп, күңеле тулып йөрүе икән. Шаккатмалы: типографиягә эшкә...

Редакциябез белән бер бинада урнашкан типография директоры Мансур абый Кәрәмов бу көннәрдә бик уйчан кебек күренде. Карашында ниндидер моңсулык бар иде. Авырып китте микән әллә, язгы һава торышы саулыкны какшатырга гына тора бит, дим. Беркөн дә эштән калганы юк үзенең. Баксаң, истәлекләргә бирелеп, күңеле тулып йөрүе икән. Шаккатмалы: типографиягә эшкә килгәненә 20 мартта нәкъ илле ел булган! Ярты гасыр гомерен шушы оешмага багышлаган, дигән сүз бит бу! Аның кебек 44 елга якын җитәкче урында эшләгән кешеләр районда түгел, республикабызда да бармак белән генә санарлыктыр.

-Ай-һай, үткәннәр ничек еракларда калган, уйлар җитмәслек! - дип көрсенеп куйса да, беренче эш көне бүгенгедәй күз алдында Мансур абыйның:

-Мәктәпне яңа гына тәмамлаган 17 яшьлек чагым. Типографиягә шунда бухгалтер булып эшләүче авылдашыбыз Фәния апа тәкъдиме белән урнаштым. Арча типографиясенең Кукмара филиалы иде бу, шунлыктан мине Арчага амбар кенәгәләрен төпләүне өйрәнергә җибәрделәр. Бер атнадан кайтып, үзебездә шул эшне оештырдык.

1965 елда Кукмара районы Сабадан аерылып чыккач, район газетасы яңадан биредә нәшер ителә башлый. Мансур абый пичәтләү эшенә күчә. Газетаның беренче санын чыгару хәтеренә зур вакыйга булып, тирән уелган. Күпме дулкынлану! Кургаштан коелган һәр хәрефне кул белән, кире ягыннан җыясы. Кемгәдер ошамаса, яңадан сүтәсе... Хәрефләрнең "сикереп" чыгулары, дисеңме. Гомумән, газета басу күп еллар буе энә белән кое казуга тиң хезмәт булган. Туры мәгънәсендә әйтсәк тә, җиңел булмаган: дүрт битлек газета хәрефләре тезелгән рамкаларның авырлыгы 50 килограммга җиткән.

1970 елдан Мансур абыйга тагын да зур җаваплылык өстәлә. Колхозга бәрәңге алуда булышырга җибәрелгән җирдән райкомның I секретаре Атлас Булатов чакыртып ала аны. Типография белән җитәкчелек итүне ышанып тапшырырга ниятләве икән. Республикабызның Министрлар Кабинеты каршындагы матбугат идарәсе дә Мансур абыйның кандидатурасын хуплый. Шулай итеп, 23 яшьлек егет директор вазыйфасына керешә.

-Газетаның һәр санын үзвакытында чыгарып, бланкларга заказлар планын үтәп бардык, - дип сөйли ул. Авырлыклар турында искә төшереп, зарланырга яратмый. Ә бит рамкалар идәнгә төшеп китеп, инде басарга әзер хәрефләр чәчелгән очрак турында ишеткәнем бар. Район басмасын халыкка соңармыйча җиткерү өчен, типографиядән чыкмыйча, тәүлек ярым буе күз чекерәйтеп, язмаларны кабаттан җыярга туры килгән ул чакта. Газетаны төн уртасына кадәр басулар исә гадәти хәл булган. Бәйрәм саннарын төсле хәрефләр белән чыгарганда, йокы турында онытып, өйгә иртәнге якта гына кайтулар турында әйткән дә юк. Ярый әле, тормыш иптәше Гөлсирә ханым сүз әйтмәгән, аңлашып яшәгәннәр, иңгә-иң куеп, ике ул үстергәннәр.

Илдәге үзгәрешләр типографиягә дә кагылган, заманча җиһазлар кайта башлаган. 1995 елда Мансур абыйга Татарстан делегациясе составында Германия, Финляндия, Швециядә булып, андагы газета басу җайланмаларын күреп, тәҗрибә уртаклашып кайту бәхете елмайган. Алга таба кызыклы планнар да коргандыр. Тик бездә вәзгыять үзгәреп тора бит: пичәтләү машиналары эшләгәндә бинаның дер селкенеп торган чаклары онытылып бара, район газетасының Казанда "Идел-пресс"та басыла башлавына байтак еллар инде. Типография коллективы да биш тапкырга кыскарды. Аның каравы, бу элеккечә сәламәтлеккә зарарлы хезмәт урыны түгел, барлык эш компьютерлаштырылган. Салымнар, хезмәт хаклары үзвакытында түләнеп бара. Продукцияләренә заказ бирүчеләр өзелми. Гомерен багышлаган оешманың киләчәге өметле, дип исәпли Мансур абый.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА. Фото гаилә архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk