Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада буран дулый, буран тынмый

Язның икенче ае апрель башланып киткәч, кояшлы, җылы, матур көннәр башланыр, дип көткән идек. Әмма табигатьнең үз кануннары: шул арада кояш балкый, мизгел эчендә күкне болыт пәрдәсе каплап алып, яңгыр сибәли, кар ява. Бүген исә Кукмарабыза иртәдән алып буран дулады. Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, кар циклоны әле тагын берничә көн...

Язның икенче ае апрель башланып киткәч, кояшлы, җылы, матур көннәр башланыр, дип көткән идек. Әмма табигатьнең үз кануннары: шул арада кояш балкый, мизгел эчендә күкне болыт пәрдәсе каплап алып, яңгыр сибәли, кар ява. Бүген исә Кукмарабыза иртәдән алып буран дулады.

Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, кар циклоны әле тагын берничә көн дәвам итәчәк. Иртәгә, 3 апрельдә, һава температурасы -3, -4 градус тирәсендә тирбәлсә, җомгага көннәр бераз җылыта, көндезге сәгатьләрдә +2 градус җылы булачак, карлы яңгыр явуы көтелә. Атмосфера басымы 743 мм.терекөмеш баганасын тәшкил итә.

ЮХИДИ кисәтә: автомобиль белән юлга чыгучылардан аеруча сак һәм игътибарлы булу сорала, машина тәгәрмәчләрен җәйге көпчәкләргә алыштырырга ашыкмаска кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk