Светофорның кызыл уты янганда туктап калу — үзеңне һәм башкаларны хөрмәт итү билгесе.
Кызганычка каршы, кайбер йөртүчеләрнең җавапсызлыгы һәм юлдагы игътибарсызлыгы аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Беркөнне светофорның кызыл утына туктап торганда, каяндыр «очып» килеп, бер мотоциклчы яныбыздан узып китте. Башында шлем булгач, яшь егетме, әллә өлкәнрәк кешеме икәнен дә аңламадык. Ярар, сүз ул турыда түгел, ә аның светофорның «Тукта!» дигән билгесе янып торганда, җилдәй җитез каядыр ашыгуында.
Светофорның кызыл уты җәяүлегә дә, автомобиль йөртүчегә дә, мотоциклчыга да туктарга кирәклеген искәртә. Әмма кайберәүләр, ашыгабыз дипме, әллә үзләренә артык ышаналармы, юл йөрү кагыйдәләрен игътибарга алмый. Янәсе, берни дә булмас, беркем дә күрмәс, өлгереп калырмын!
Секундларны отам дип, гомереңне куркыныч астына куярга кирәкме икән? Үзеңнеке генә түгел, башкаларның да сәламәтлеге һәм гомере өчен җаваплы булуыңны онытмаска кирәк. Юл йөрү кагыйдәләре иминлекне тәэмин итү, һәлакәтләрне кисәтү өчен кирәк. Бәлки, әлеге мотоциклчы чыннан да бик ашыккандыр. Әмма берничә секунд көтүдән берни югалмый, ә кызыл утка игътибар итмәүнең бәясе бик кыйммәткә төшәргә мөмкин. Юлда ашыгу түгел, исән-имин барып җитү мөһим! Светофорның кызыл уты янганда туктап калу — үзеңне һәм башкаларны хөрмәт итү билгесе.
И., шофер
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев