Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уразайдан иман нуры тарала

Кулына сыра шешәсе тотып йөрүче үсмерләрне, нәфис бармакларына тәмәке кыстырган чибәр кызларны Казанның аулак урамнарында еш очратып була. Шул чакта халык тәмам бозылып беткәнме әллә, дигән фикер туа. Шулай да тормыш кадерен белеп, чишмә суыдай саф әхлак белән яшәүче авыллар бар икән әле ул. 60 йортлы Уразай авылы әнә шундыйлардан....

Кулына сыра шешәсе тотып йөрүче үсмерләрне, нәфис бармакларына тәмәке кыстырган чибәр кызларны Казанның аулак урамнарында еш очратып була. Шул чакта халык тәмам бозылып беткәнме әллә, дигән фикер туа. Шулай да тормыш кадерен белеп, чишмә суыдай саф әхлак белән яшәүче авыллар бар икән әле ул. 60 йортлы Уразай авылы әнә шундыйлардан. Таза тормышлы, яшеллеккә күмелгән зур, матур йортлары уртасында мәчете ераклардан балкып, үзенә тартып тора. 1883 елда төзелгән мәчетнең манарасын караңгы елларда да кисә алмаганнар, нур сибеп торган. Биек нигезгәурнашкан сумалалы нарат бүрәнәләре инде ташка әйләнгәч, тагын берничә гасыр иман нуры чәчәрлек итеп евроремонт ясаганнар. Манарасыннан яңгыраган азан тавышы бәхетле тормышка чакыра.

Яшьлек елларыбыз шушы авылда үтте, биредә эшчән, булдыклы, бар яктан да сәләтле, ярдәмчел халык яшәвенә ышандык. Җәен ашлык, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш үстерсәләр, кышын, итек басалар, шәл бәйлиләр. Әрәмтамаклар, караклар, хулиганнар, эчкечеләр юк биредә, кибетендә хәмер дә сатылмый. Барысы да туганнарча сайрашып гомер кичерә. Кешеләр бер-берсенә игелек кылып кына яши. Каралты-куралар зур, биек итеп төзелгән. Ерактан балкып, кунакчыл халкы үзенә чакырып тора. Абзарларда кече фермалардагы кебек мал-туарлар күп. Һәр йорт янында берничә авыл хуҗалыгы техникасы. Яшәү шартлары шәһәрдән яхшырак, мунчасы, бөтен уңайлыклары өй эчендә. Барлык өйләрдә диярлек компьютер, интернет.

Инде 15 еллар мәчет эшчәнлеге белән Рамил Харрасов һәм Илшат Галимовлар идарә итәләр. Олысы-кечесе дингә тартылган, берсен дә мәҗбүриләмәгәннәр. Авыл халкының күбесе намазга баскан, алар моны эш калдырмый гына эшлиләр. Иң мөһиме - киләчәккә өмет уянган, дингә таяналар. Авыл үсә тора, киләчәге бар, шушы кечкенә генә 60 йортлы авылда узган ел 6 бала дөньяга аваз салган.

Дини эшчәнлек хуҗалыктагы эшләргә комачаулык итми, яңа уңышларга этәргеч ясый. Кешеләрне саф мөселманча, гадел, намуслы, тату яшәтү өчен башкарган эшләре санап бетергесез. Яшь парларга никах укып гореф-гадәтләргә төшендерәләр. Яңа туган балаларга исем кушу, мәетләрне шәригатьчә озатудан башлап, халыкны фән белән бәйләп дини агартуга кадәр эш алып барыла. Мәдрәсә гөрләп эшли, гарәпчә укый-язарга, догалар кылырга өйрәнәләр. Коръәнне җиренә җиткереп укучылар күп. Сәйдәш исемле шәкертләре Коръән уку буенча ярышта районда беренче урынны яулаган. Атаклы шәхесләр очрашып, дөньяви һәм дини яңалыклар өйрәнелә. Күптән түгел Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татар информацион технологияләре өлкәсендә хезмәт куючы Мөнзил Фәһриевлар белән очрашканнар.

Күптән түгел без дә укытучыларны очраштырган дини бәйрәмдә катнашты. Сәрдекбаш урта мәктәбе анда ир-ат укытучылар күп эшләгәнгә дә данлыклы икән. Мәңгелеккә күчкән укытучылар рухына догалар кылынды, истәлекләр яңарды. Мәктәп директоры Фәнис Нәбиев эшен тиешле югарылыкта тотып, мәрхүм әтисе Мөзәкир абый эстафетасын уңышлы дәвам итә. Расыйм Шаһиев - мәктәпне заманында спорт буенча районда беренче урынга күтәргән баһадир, аның сөйләр сүзләре, алтын фикерләре күп җыелган. Дамир Саматов - бүгенге көндә технология укыта, укучысы белән үзләре иҗат иткән техника белән ярышта катнашып, Анападан Рәсәй күләмендә җиңү яулап кайтканнар. Укытучылар Фәһим дә, Заһит тә, Тәлгать үз тармаклары буенча мәктәп җиңүләренә өлеш керткән шәхесләр. Мин дә биредә 22 ел директорның уку-тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшләгән идем.

Шулай ук авылдан 6 кеше хаҗда булып кайткан. Күргән тәэсирләрен сөйләп бетерә алмыйлар. Күңелләре сафланып, яңа эшләргә рухланып кайтканнар.

Менә шулай Уразайдан иман нуры тарала.

фото: http://festivalsmi.com/tag/imam/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk