Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балтач-Шәмәрдән юлында булган авариядә Кукмара кешесенең гомере өзелгән

Кичә, 11 ноябрьдә, Балтач - Шәмәрдән автомобиль юлының 9 нчы чакрымында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтенең азагы аяныч тәмамланган. Күңелсезлек 8:50 сәгатьтә булган. Беренчел фаразлар буенча, "Рено Клио" белән идарә итүче 1968 елгы хатын-кыз куркынычсыз булган тизлек режимын арттырып, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм "ВАЗ-2112" автомобиленә бәрелә. "Рено" машинасын йөртүче...

Кичә, 11 ноябрьдә, Балтач - Шәмәрдән автомобиль юлының 9 нчы чакрымында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтенең азагы аяныч тәмамланган.

Күңелсезлек 8:50 сәгатьтә булган. Беренчел фаразлар буенча, "Рено Клио" белән идарә итүче 1968 елгы хатын-кыз куркынычсыз булган тизлек режимын арттырып, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм "ВАЗ-2112" автомобиленә бәрелә. "Рено" машинасын йөртүче хатын-кыз һәлакәт урынында ук вафат була, дип яза http://intertat.ru сайты.

Соңрак ачыкланганча, кагыйдә бозучы машинаның алгы күчәрләренә кышкы, ә артларына җәйге тәгәрмәч куелган була. Шул уңайдан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, автомобильгә бер үк вакытта шиплы һәм шипсыз тәгәрмәчләр куюның тыелуын искә төшерә. Кышкы тәгәрмәчкә акча кызганмасак иде.

Редакциядән: һәлак булган "Рено" машинасын йөртүче Кукмара районыннан. Аның якыннары һәм туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.

фото http://www.baltaci.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk