Хәбәрләр

Бакчаларда карлыган куаклары яңа бөреләр чыгара башлады

Көзнең соңгы ае - ноябрьгә керергә торабыз, ә табигатьтә гадәти булмаган җылы һава торышы күзәтелә. Кышкы йокыга әзерләнергә тиешле үсемлекләрне дә саташтырган бу җылылык. Бакчалардагы карлыган куаклары бөреләнеп маташалар. Виктория җиләкләре арасында да чәчәк атканнары күренә. Бакчачылар: "Киләсе елда җиләк-җимеш уңышы булырмы икән?" - дип борчыла. Суыклар бөреләрне харап итеп,...

Көзнең соңгы ае - ноябрьгә керергә торабыз, ә табигатьтә гадәти булмаган җылы һава торышы күзәтелә. Кышкы йокыга әзерләнергә тиешле үсемлекләрне дә саташтырган бу җылылык. Бакчалардагы карлыган куаклары бөреләнеп маташалар. Виктория җиләкләре арасында да чәчәк атканнары күренә. Бакчачылар: "Киләсе елда җиләк-җимеш уңышы булырмы икән?" - дип борчыла. Суыклар бөреләрне харап итеп, җиләк-куакларга зыян салуы бар бит.

фото: http://www.liveinternet.ru/users/natalca/post272106214


Нет комментариев