Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авылда да, шәһәрдә дә укучылар бер вакытта каникулга чыгачак

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы яңа уку елында булачак каникулларның вакытын билгеләде, дип яза "Шәһри Казан" газетасы. Моңарчы күп вакытта каникул көннәре авыл һәм шәһәр мәктәпләрендә төрле вакытка туры килә иде. Авыл балаларының шәһәрнекеләрдән икешәр атнага соңрак калып ял иткән вакытлары да булды. Каникулларның төрле вакытка билгеләнүе шәһәрдә дә уңайсызлыклар...

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы яңа уку елында булачак каникулларның вакытын билгеләде, дип яза "Шәһри Казан" газетасы.

Моңарчы күп вакытта каникул көннәре авыл һәм шәһәр мәктәпләрендә төрле вакытка туры килә иде. Авыл балаларының шәһәрнекеләрдән икешәр атнага соңрак калып ял иткән вакытлары да булды. Каникулларның төрле вакытка билгеләнүе шәһәрдә дә уңайсызлыклар китереп чыгарган - балалар үзәкләрендә мәктәптән тыш түгәрәкләр уздыру графигын төзегәндә кыенлыклар туган. Ата-аналарның күпсанлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, Мәгариф һәм фән министрлыгы каникулларның бердәм вакытын билгеләргә дигән карарга килде. Ләкин шунысы да бар: мәктәп администрациясенең закон буенча каникул вакытларын үзенә җайлаштырырга хокукы барыбер саклана.

Министрлык билгеләгән каникул вакытлары:

Көзге каникуллар - 3-9 ноябрь (җиде көн).

Кышкы каникуллар - 29 декабрь - 11 гыйнвар (14 көн).

Беренче сыйныф укучылары өчен өстәмә каникуллар - 13-22 февраль (җиде көн)

Язгы каникуллар - 23-31 март (тугыз көн).

фото: http://mirniy.odessa.ua/news/3/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk