Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Адай авылында җирле халыкның көче белән клуб идәне яңартылган

Идәнгә ОСП һәм линолеум җәелгән

Район мәдәният идарәсе һәм Зур Сәрдек авыл җирлегенең матди ярдәме белән Адай авылы клубының идәне яңартылды.

- Клубның идәне бик начар хәлдә, таушалып беткән иде. Авылдашлар белән бергәләп аны төзекләндерә алдык, - диде клуб мөдире Фәния апа Хәбибуллина. - Кич белән хоккей мәйданчыгына чыккач, идән җәяргә булыша алмассызмы дип чакырган идем, икенче көнне клубка унбишләп кеше җыелды. Иң башта идәннең өрлекләрен ныгытып, ОСП һәм линолеум җәйделәр, аннан соң урындыкларны кордылар. Сүземне тыңлап килгәннәре, ярдәм иткәннәре өчен авылдашларга бик зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk