Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • «Теләкләр чыршысы» кысаларында район башлыгы өч баланың хыялын тормышка ашырды

    Сергей Димитриев бүген Нәфисә Әхмәтова, Евсения Никитина һәм Регина Кәримуллинаның хыялын тормышка ашырды.

    Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев «Теләкләр чыршысы» Яңа ел акциясендә катнашты.

    «Теләкләр чыршысы» республикакүләм акциясе Яңа елга кадәр дәвам итәчәк. Район башлыгы Сергей Димитриев бүген Нәфисә Әхмәтова, Евсения Никитина һәм Регина Кәримуллинаның хыялын тормышка ашырды.

    Нәфисә белән Евсениянең икесенә дә алты яшь. Кызларның берсе – Кукмараның «Салават күпере», ә икенчесе «Кояшкай» балалар бакчасына йөри. Ә Регинага – 10 яшь. Ул күппрофильле лицейда «дүрт» һәм «биш» билгеләренә генә укый. Нәфисә Кыш бабайдан – төрле яктан үстерә торган уен (развивающая игра), Евсения – аш бүлмәсе кирәк-яраклары, ә Регина кәрәзле телефон сораган булган. «Кыш бабай безнең теләкләрне ишеткән. Рәхмәт аңа», - ди балалар.

    Реклама

    «“Теләкләр чыршысы” акциясе турында ишеткәч, кызыбызның теләген хат белән елкажеланий.рф. проектының федераль сайтына юллаган идек. Берничә көннән безгә “Шәфкать” балаларны тернәкләндерү үзәгеннән шалтыратып, район башлыгы белән очрашуга чакырдылар. Регина инде күптәннән сенсорлы кәрәзле телефон турында хыяллана иде. Бүген аның теләге чынга ашты. Физик мөмкинлеге чикле балаларга игътибар күрәсәткәнегез, аларны сөендергәнегез өчен рәхмәтебез чиксез», - ди өч бала әнисе Гөлнара ханым.

    Акциягә районның оешма-предприятие җитәкчеләре, җирлек башлыклары, мәктәп директорлары, иганәчеләр, эшмәкәрләр, инвесторлар да теләп кушылып, барлыгы 225 физик мөмкинлеге чикле баланың теләге чынга ашачак.

    Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: