Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Туембашта халык җыены узды

    Авыл халкы үзен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды, җитәкчелеккә рәхмәт сүзләрен ирештерде

    Районда халык җыеннары бара. Туембаш авыл җирлегендә хисап җыелышы мәдәният йортында узды. Җирлек халкы белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Әхмәтшина җитәкчелегендәге төркем очрашты.

    Җыенда Туембаш җирлеге башлыгы Илфат Гарипов һәм башкаларның чыгышлары тыңланды.

    Туембаш авыл җирлегендә 715 кеше яши. Узган ел 7 бала дөньяга килгән, 11 кеше вафат булган.

    Җыенда авыл халкы үзен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды, җитәкчелеккә рәхмәт сүзләрен ирештерде.

    фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: