Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Сергей Димитриев гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады

    8 Март ул - һәркем күңелендә иң якты хисләр уята торган бәйрәм, ди Кукмара районы башлыгы.

    Кукмара муниципаль  районы башлыгы Сергей ДИМИТРИЕВ районыбызның барлык хатын-кызларын 8 Март белән котлый.

    Реклама

    «Безнең хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Сезгә язның беренче бәйрәме уңаеннан иң изге теләкләремне җиткерәм: тазалык-саулык, бәхет, күңел көрлеге, гаилә иминлеге телим. 8 Март ул - һәркем күңелендә иң якты хисләр уята торган бәйрәм. Бүген без сезне ана буларак та, җәмгыятебездә тотрыклылыкны тәэмин итүче, икътисадыбызны алга алып баручы хезмәт кешесе буларак та хөрмәт итәбез. Сезнең каршыгызда без үзебезне һәрчак бурычлы итеп тоябыз. 

    Барлык уй-теләкләрегез тормышка ашсын, бәхетле булыгыз!», - диелә котлауда.
     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: