Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рафис Борһанов: Кукмараны һәрчак башкаларга үрнәк итеп куям

Мәгариф һәм фән министры Ядегәр урта мәктәбендә, Кукмара аграр көллиятендә булды, Янил мәдәният йортында киңәшмә уздырды.

Кукмара районына эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов килде.

Башкала кунагын район башлыгы Сергей Димитриев озата йөрде.

Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның сәфәре районыбызның Ядегәр урта мәктәбеннән башланды. Әлеге белем йорты быел яңа уку елына аеруча ныгытып әзерләнгән. Күпләргә үрнәк итеп куярлык ул. Министр иң элек мәктәп территориясе белән янәшә урнашкан ял паркына керде, алга таба укучыларның иҗат проектлары, мәктәп яны тәҗрибә участогы, яңа мәгълүмати технологияләр кулланып ясалган техник иҗат эшләре күргәзмәсе белән танышты.

Башкала кунагы студентларга төпле белем һәм тиешле тәрбия бирүне үзенә максат итеп куйган, ресурс үзәге статусын йөртүче Кукмара агар көллиятендә дә булды. Биредә соңгы елларда республика программалары буенча зур күләмле төзекләндерү эшләре башкарылды, матди-техник база яңартылды. Министр тулай торак, ашханә, спорткомплекс һәм укыту базасында булды.

Янил авылы мәдәният йортында узган киңәшмәдә министр: «Кайда гына булсам да, Кукмараны һәрчак үрнәк итеп куям. Алга таба да әлеге югарылыкны сакларга кирәк», - диде.

Фото: Фәнил Мәрсетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk