Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара предприятиеләренең эшчәнлеге ТР икътисад министры тарафыннан югары бәяләнде

Мидхәт Шаһиәхмәтов эш визиты белән Кукмарага килде.

Кукмарага эш визиты белән Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов килде.

Министр, район башлыгы Сергей Димитриев белән берлектә, иң элек Кукмараның йөзек кашлары булган Кукмара металл савыт-сабалар заводында, тегү фабрикасында, киез итек-киез комбинатында булып, җитештерү барышы белән танышты, хезмәт коллективлары белән очрашты.

«Эш урыннары булдырылган, җитештерү тулы көченә бара. Бүгенге көндә анысы аеруча мөһим. Татарстан Россия Федерациясендә алдынгы урыннарны били. Кайсы гына тармакны алсак та, без - беренче бишлектә. Монда, әлбәттә, сезнең дә өлешегез зур. Пандемия белән бәйле рәвештә, күп кенә оешмалар үз эшчәнлекләрен туктатып торырга мәҗбүр булды. Сез андый вакытларда да югалып калмагансыз, эшчәнлегегезне дәвам иткәнсез. Табибларга саклагыч киемнәр, шулай ук битлекләр тегүдә тегү фабрикасы, киез итек-киез комбинаты хезмәткәрләренә аеруча зур рәхмәт. Алга таба да исән-имин эшләргә язсын үзегезгә», - диде министр.

Мидхәт Шаһиәхмәтов шәхси эшмәкәр Рамазан Юнысовның производство комплексында булып, илкүләм проектлар, төрле программалар буенча башкарылган эшләр, икмәк-булка продукцияләре җитештерү цехында производство линияләре белән танышты.

«Эшчәнлегебезне 1998 елда 60-70 ипи пешерүдән башлап җибәргән идек, бүгенге көндә икмәкне генә дә 10 тоннадан артык җитештерәбез һәм 370 сәүдә ноктасына таратабыз. Үз эшебезне алып баруда икътисад министрлыгының теләктәшлеге зур. Шулай ук Россия һәм республикакүләм программаларының эшләве дә ярдәм итә», - ди Рамазан Юнысов.

Мәрмәр, гранит, оникс, травертин һәм башка табигый ташлардан эшләнмәләр җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче «Мастер и камень Индустрия» җәмгыяте, «Кукмара» сәнәгать паркы да министрның игътибарыннан читтә калмады. Аларның эшчәнлекләре дә икътисад министры тарафыннан югары бәяләнде.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk