Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Республикада 3 мең бала мәгълүмати технологияләрне өйрәнәчәк

Татарстан «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын һәм шул юнәлештәге биш федераль проектны тормышка ашыру буенча алдынгы төбәкләрнең берсе булып тора.

Татарстан Республикасында «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырылу 55 Яндекс-Лицей һәм 65 IT-сыйныф ачарга һәм быел ук берничә мең баланы мәгълүмати технологияләр нигезләренә укытырга мөмкинлек бирәчәк. Моңа «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты ярдәм итә, дип яза «Татар-информ».

Быел 1 мең бала — Яндекс-Лицейда, ә 900 бала «IT-академия» курсларында белем алачак. Шулай ук 500 бала «IT-cube» үзәгендә заманча компьютер технологияләре һәм робототехника серләрен үзләштерәчәк. «Школа 21» проекты да 500 баланы укырга кабул итәчәк.

Өлкәннәр дә читтә калмаячак. 2020 елда 9 929 студентны цифрлы икътисад өлкәсендә төп компетенцияләр буенча әзерләп чыгарачаклар. Өстәмә белем бирү программасы кысаларында Татарстанда тагын 13 мең кешене шундый ук компетенцияләргә өйрәтәчәкләр. Шулай ук 7 эре хакатон уздырырга һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә 150 грант оештырырга планлаштырыла.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын һәм шул юнәлештәге «Мәгълүмати инфраструктура», «Мәгълүмати куркынычсызлык», «Цифрлы технологияләр», «Цифрлы дәүләт идарәсе», «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» кебек биш федераль проектны тормышка ашыру буенча алдынгы төбәкләрнең берсе булып тора.

Узган ел проект кысаларында 1 мең кеше «Шәхси цифрлы сертификатлар» программасы буенча укыган, 520 дәүләт хезмәткәре CDO программасы буенча квалификациясен күтәргән, 500 кеше «Акыллы шәһәр» программасы буенча белем алган иде.

Алга таба 2024 елга кадәр татарстанлыларның цифрлы икътисад өлкәсендәге грамоталылыгын арттыру, халыкның 40 процентын цифрлы хезмәтләр белән кулланырга өйрәтү максаты куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев