Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Тәрәзә юуның 5 ысулы

Файдалы киңәш.

1. Йод. Тәрәзә пыялалары ялт итеп торсын өчен, 1 литр суга 5 тамчы йод тамызып болгатыгыз да җылымса су белән юыгыз, микрофибралы тастымал белән корытыгыз. Йодның судагы эремәсе теләсә нинди тапны бетерә.

2. Тоз пычракларны юып төшерә, пыяланы ялтырата. 1 стакан суда 2 аш кашыгы тозны эретегез һәм тәрәзәләрне юыгыз.

3. Крахмал тузанлы тәрәзәләрне юганда яхшы, таплар да калдырмый. 1 аш кашыгы крахмалны 1 литр суга салыгыз да катнашманы пыялага сылап, кибәргә калдырыгыз. Аннары коры чүпрәк белән сөртеп алыгыз.

4. Уксус пыяладагы тапларны да бетерә, тәрәзәне пычратучы бөҗәкләрне дә куркыта. Бу эремәне ясау өчен, 1 стакан җылы суга 50 миллилитр уксус кушып болгатыгыз. Аннары пульверизатор ярдәмендә пыялага сиптереп, тәрәзәне йомшак чүпрәк белән корытып сөртегез.

5. Глицерин пычрак тапларны бетерү өчен кулланыла. Тәрәзә идеаль дәрәҗәдә юылгач, чисталыкны мөмкин кадәр озаграк саклыйсыгыз килсә, 40 миллилитр суны 60 миллилитр глицерин белән бутагыз, 2-3 тамчы нашатырь спирты тамызыгыз һәм шул катнашма белән тәрәзәләрне сөртегез. Ул пыяланы бозланудан да саклый.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X