Төрле тапларны бетерү ысуллары
Файдалы киңәшләр
ҮЛӘН |
Яңа тамган тапны одеколон(тройной әйбәт) сөртеп, ә күптәнге тап булса, 30 мл одеколон һәм 10 мл нашатырь спирты катнашмасы белән бетерергә мөмкин. |
ТИР |
Җитен киемнәрдән тир исен шәраб уксусы белән, ефәктән чиста спирт(1 стакан суга 1 аш кашыгы спирт яки аш серкәсе) белән чистартырга була. |
ЧӘЧ БУЯВЫ |
Тигез күләмдә водород перекисе һәм нашатырь спиртын кушып, тап булган урынны әлеге катнашмада чылатылган губка яки чүпрәк белән сөртеп аласыз. |
КЕЛӘМДӘГЕ МАЙ ТАБЫ |
Кер юу порошогы белән бензин катнашмасын келәмдәге тапка сөртеп, 7 сәгатькә(яисә, бер төнгә) калдырырга кирәк. Аннары кайнар су белән юып алырга. Әгәр тап иске икән, бу процедураны берничә тапкыр кабатларга туры киләчәк. |
ГУАШЬ ЯКИ БУЯУ |
Кер юу порошогын салкын суда җебетеп, тап булган урынга сөртеп куегыз. Кипкәннән соң, щетка белән ышкып чистартырга. |
КАН |
Кан тамган киемне бер үк кайнар суга батырып җебетеп куймагыз! Таплы урынны башта салкын суда чайкап, аннары кер сабыны белән юарга кирәк. |
ЙОД |
Тапны нашатырь спиртында җебетелгән тампон белән сөртеп алыгыз. |
ҖИЛЕМ(КЛЕЙ) |
Тырнак лагын бетерү өчен катнашма(ацетонсыз) белән тапны сөртергә кирәк. |
САГЫЗ |
Суыткычның туңдыру бүлегенә тыгып куегыз. Тик сагыз ябышкан урынны уарга ярамый. |
ШОКОЛАД |
Тазга су салып, 1 литр суга 1 аш кашыгы исәбенә тоз кушып болгатыгыз да, шул суда таплы киемне юарга киңәш ителә. |
ҮСЕМЛЕК МАЕ |
Үсемлек мае тамган урынга теш порошогы сибеп, киемне 2 -3 сәгатькә калдырырга. Аннан щетка белән ышкып җибәрегез. |
ШӘРАБ |
Яңа тапны кайнар су бетерә. Кәстрүл өстенә киемнең таплы урынын куегыз да, тапка кайнап кына чыккан суны коегыз. |
АШ, СӨТ ТАБЫ |
Тигез күләмдә: ¼ өлеш аш серкәсе, ¼ өлеш нашатырь, ¼ өлеш тоз, ¼ өлеш су салып болгатылган катнашмада чайкап, киптергәч, киемне сул ягыннан үтүкләгез. |
СОК |
½ стакан суга 1 аш кашыгы перекись водороды салып, әлеге катнашма белән тапны уыгыз. Аннан салкын суда юарга кирәк. |
ИННЕК |
Тапка бур(аптекада сатыла) сибәргә, аннан аны щетка яки чүпрәк белән уыгыз. Аннары сабын җебетелгән суда юарга кирәк. |
КОНСЕРВА |
Тапка теш порошогы яки угычтан уылган сабын сибеп, төнгә калдырыгыз. |
ВОСК |
Воскны кырып, аннан тапка юеш чүпрәк куеп, өстенә берничә кат киптергеч кәгазь куярга да, кайнар үтүк белән үтүкләргә. Киптергеч кәгазьне киемдә тап беткәнче берничә кат алмаштырырга туры килер. |
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев