Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Ташкабак икрасы

Быел ташкабакның уңышы мул гына. Ташкабактан мин дә беренче тапкыр икра эшләп карадым. Казаннан Лилия Әскарова рецепты буенча. Бик ошады. Сез дә эшләп карагыз!

2 килограмм ташкабакны иттарткыч аша үткәрәбез.

Шуңа 350 грамм "Кухмастер" томат пастасы, 1 стакан үсемлек мае (мин ярты стакан гына куштым), 200 грамм майонез, 1 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр комы, 2 баш сарымсак кушабыз һәм талгын утта 1 сәгать кайнатабыз.
Иң соңыннан 100 грамм аш серкәсе һәм вак итеп туралган 1-2 ачы борыч кушабыз.

Стерильләштерелгән банкаларга салып ябабыз.
Менә шундый гади генә рецепт.

kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk