Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кыстыбый пешерәбез

Ашларыгыз тәмле булсын!

Камыр: 
* 1 йомырка; 
* 1 стакан сөт яки су; 
* 50 г атланмай; 
* 1 чәй кашыгы тоз; 
* 1аш кашыгы майонез; 
* он 

Эчлек: 
* 1 кг бәрәңге; 
* 1 стакан сөт; 
* 50 г атланмай; 
* 1 суган; 
* тоз, борыч 

Эш барышы: 

1. Бәрәңгене тозлы суда пешереп сөздем. Кайнар сөт, атланмай, тоз, борыч салып төйдем. Кыздырып суган салдым. Эчлекне тастымал белән төреп куйдым, суынса якканда читен була. 

2. Төче камыр әзерлибез. Савытка йомырка, сөт яки су, атланмай, тоз салып болгаттым, бераз майонез салсан йомшаграк була (мин сөт белән бастым, су белән катырак була кебек). Аннан он өстәп кулга ябышмый башлаганчы камыр бастым, 20 минут ял иттердем. 

3. Камырны бер ничә кисәккә бүлеп, юка итеп җәйдем. Җәемнәрне майланмаган табада ике ягында пешердем. Суынмасын һәм кипмәсен өчен тастымал белән каплап куйдым. 

4. Җәемнәрнең яртысына җылы эчлекне ягып икенче ягы белән капладым. 

5. Кыстыбыйны эрегән сыер мае белән майладым. Табынга җылы килеш чыгаралар. 

Ашларыгыз тәмле булсын! 

Эльмира Нигматзянова, Әтнә.

Татар ашлары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk