Файдалы киңәшләр

Хуҗабикә колагына

Файдалы киңәшләр

- Суга бераз гына укроп яки бер тырнак сарымсак салып пешерсәң, бәрәңге тәмлерәк була.

- Бәрәңгене  кайнар сөт белән төяргә кирәк, салкын сөттән бәрәңгенең төсе ямьсезләнә.

- Пычактагы суган яки сарымсак исен үсемлек маена манылган кәгазь белән чистартырга мөмкин.

- Лимон согы салынган суда пешкән дөге таралып тора.

- Чи бәрәңге, тоз, алма янында торган ипи озаграк саклана.
 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев