Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Иртә уңыш алу өчен помидорның сортларын сайлыйбыз

Аларны февраль башында ук утыртырга була.

Теплицада үстерү өчен помидор, татлы борыч, баклажан кебек яшелчәләрнең бер өлешен февраль башында ук утыртырга мөмкин.

Быел бигрәк тә февраль башы чәчү эшләре белән шөгыльләнү өчен бик уңайлы көннәр санала. 1-3 февральдә үсеп килүче Ай Үгезбозау йолдызлыгында булачак. Андый көннәрдә чәчкән орлыклар тиз шытып чыга, алар яхшы үсентеләр һәм мул уңыш та бирә.

Бакча эшләре башкарганда Айның нинди йолдызлыкта булуына да игътибар итсәгез, отылмассыз. Теплицага алдан утырту өчен помидорның “Сибирский скороспелый”, “Андромеда”, “Малиновый сюрприз”, “Пышка” кебек иртә өлгерә торган сортларын сайларга кирәк.

Кызыл таң

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X