Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Чәчең иртә агарса...

Чәч агаруның төп сәбәпләренең берсе — стресс. Әмма бу процессны башлангыч этапларда туктатырга була, дип белдерә галимнәр.

Стресс, гомумән алганда, бөтен организмга тискәре йогынты ясый. Әгәр кешенең чәчләре иртә һәм тиз агара икән, димәк, калкансыман биз һәм гипофиз авыруларына да тикшеренергә кирәк. Проблема эндокрин системасында булса, беренче чиратта, нәкъ менә аны дәваларга кирәк булачак.

Иртә чәч агару организма В группасы витаминнары җитмәү, шулай ук, контрацептив чараларны озак кабул итү яисә рационында вегетариан ризыклары өстенлек алу аркасында да килеп чыгарга мөмкин, дип яза Кызыл таң.

Галимнәр белдерүенчә, чәчнең иртә агара башлавына тәмәке тарту да йогынты ясый. Тәмәке тартучылар, шулай ук, алар белән бергә даими тәмәке төтененен суларга мәҗбүр булып яшәүче кешеләрнең чәче тизрәк агара икән. Тәмәке төтене — чәч төсененең тиз үзгәрүенә китерә, чөнки анда югары дәрәҗәдә ирекле радикаллар бар, дип раслый белгечләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk