Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Бәхет кошы (дәвамы)

“Балаңны коткар!” - дип катгый әмер бирә, һәм нәзек хатын, алга ташланып, дуамал ирне чәченнән эләктереп ала да читкә ора...

Гадәттә, ни дә булса килеп чыкса, ул үзен борчыган мәсьәләне хатыны белән уртаклашмый иде, ләкин бу юлы, чыраен сытып, борын астыннан гына мыгырданып куйды:

- Машина әллә нишли... Бүген берничә тапкыр шалтыр-шолтыр килеп, кисәк туктады, чак кына кайтып җиттем. Иртәгә алдагы ходовойларын карамыйча булмас...  

Икенче көнне иртән-иртүк хатыны әзерләп биргән кайнар чәйне йоткалагач, Газинур гаражга чыгып китте. Техниканы яхшы белгәнгә күрә, ул машинасын гел үзе ремонтлый иде. Моның өчен  гаражда махсус чокыр да ясалган иде заманында. Шимбә көн булганга, Газинурның эшкә барасы юк, шуңа күрә ул, эш киемен киеп, иркенләп эшләргә дип, гараждагы чокырга төшеп китте. Улы Самат та, мәктәптә беренче сыйныфлар биш көн укып, ике көн ял иткәнгә күрә, бүген өйдә. Әтисе машина карарга чыкканын белгәч, малай: “Әти, мин сиңа булышам!” - дип, аның артыннан ияреп чыкты. Күпмедер вакыт дәвамында Самат чокырдагы әтисен күзәтеп торды, соңыннан исә бу кызыксыз шөгыльдән бераз туеп киткәнгәме, гаражның бер ягыннан икенче ягына йөренә башлады. Машина астында маташкан Газинур, гаепле урынны таба алмыйча, тәмам изаланып бетте. Нервыланып, сүгенә-сүгенә машина астын боргалап, суккалап торган ир берара малае турында онытып җибәрде. Тик 30-40 минутлап вакыт узгач, ул кинәт кенә өстән ишетелә торган сәер тавышка игътибар итте. Тавышның сәбәбе нәрсәдә икәнен әле аңлый алмаганга күрә, Газинур тагын 10-15 секунд колагын торгызып тыңлап торды, соңыннан чокырдан өскә менәргә булды. Сәер тавышның чыганагын күрүгә, ул хушын югалта язды: кечкенә улы, кулына иске кадак алып, ялтырап торган иномарканың ишегенә нәрсәдер сыза иде...

Кечкенә куянга ташланырга җыенган куркыныч буар елан кебек Газинур, күзләрен зур итеп түгәрәкләп, башта дәһшәтле тавыш белән: “Ухх ссввоолыч...” - дип ысылдап җибәрә, ә аннары... үз-үзен белештермичә, малаена суга һәм гараж идәненә егылган малайның уң кул чугын бар көченә төя башлый. Баш мие тәмам кайнаган, күзләрен кан баскан ир соңыннан гына улының бармакларын кулындагы зур тимер ачкыч белән төйгәнен аңлый. Малайның ачыргаланып кычкырган тавышына йөгереп чыккан Әнисә беравык шок хәлендә торганнан соң, үзе дә колакны ярырдай каты һәм куркыныч тавыш белән кычкырып җибәрә. Бу вакытта ана йөрәге: “Балаңны коткар!” - дип катгый әмер бирә, һәм нәзек хатын, алга ташланып, дуамал ирне чәченнән эләктереп ала да читкә ора...

Дәвамы бар

Ришат КУРАМШИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев