18 октябрь 2019 яңалыклары
-
«Рамил, телефон номерыңны дус кызым бирде. Син бик сөйкемле егет икәнсең, миңа ошадың...»
«Сәлам, Рамил! Хәлләрең ничек? Әйдә, танышабыз: мин Алинә булам. Казан кызы, университетта укыйм. Үзең турында яз әле. Җавап көтәм.»
-
Иртәгә бөтен дөньяда дүртенче тапкыр татарча диктант язачаклар
Диктантның текстын КФУның Филология һәм халыкара багланышлар институтының татар теле филологлары билгели
-
Өлкәннәр көне уңаеннан “Урал” хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов , авыл җирлеге башлыгы Илфат Мифтаховлар кирәкле азык-төлек тутырылган пакет өләштеләр
Безне - өлкәннәрне шулай олылаулары өчен барчасына да олы ихтирамыбызны җиткерәбез, эшләрендә уңышлар телибез
-
Кукмарада күрү сәләте бозылган балалар белән коррекцион эш алып барыла
Күрү сәләте бозылган балалар белән коррекцион эшнең мәҗбүри компоненты-махсус методикалар һәм тренажерлар ярдәмендә күрү гимнастикасы. Күзләр өчен тренажерлар, дидактик уеннар, стереограммалар, күрү күнегүләре өчен стендлар, мастер-класслар уздыру өчен өстәл һәм урындыклар белән җиһазландырылган күрү сәләтен уен формасында үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк
-
Зур Сәрдек авылында гомер итүче Рәмлә апа Ибраһимованы якын-тирәдә һәркем белә
Күптән түгел “Ак калфак” оешмасы белән берлектә мәдәният йортының фойесына авылның өлкән яшьтәге хатын-кызлары белән Коръән мәҗлесенә җыелдык. Бу очрашуга Кукмарадан Гөлсинур һәм Рузилә абыстайлар да килгән иде. Коръән аятьләрен яңгыраткан авылыбыз имамы Рифат хәзрәт Ибраһимов – Рәмлә апаның якын туганы. Аның өчен горурланып, сокланып яши абыстаебыз
-
Абдулла абыйга тормышның михнәтләрен, ялангачлыкны татырга, үсмер чакларында сугыш чорын күрергә, “контр баласы” исемен йөртергә туры килә
Абдулла абыйга тормышның ачы михнәтләрен, ачлык-ялангачлыкны татырга, үсмер чакларында каһәр суккан сугыш чорын күрергә, “контр баласы” исемен йөртергә туры килә. Әнисенең зур ярдәмчесе кече яшьтән үк Арпаяз авылындагы “8 Март” колхозында төрле эшләр башкара, ике ел ындыр бригадиры була
-
Август аенда сөт җыючыларның шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләгән бәяләр
Август аенда сөт җыючыларның шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләгән бәяләр
-
Ни өчен Кукмарада Гафиятуллин урамындагы җәмәгать мунчасын яптылар?
Без - Гафиятуллин, Академик Королев урамнарында яшәүчеләр үзебезнең яктагы җәмәгать мунчасына йөри идек. Әмма аны ремонт ясыйбыз дип яптылар
-
Кукмара районында чаңгы шуу һәм велосипед узышлары буенча «Көзге кубок» узды (фото)
Чаңгы шуу һәм велосипед узышлары буенча «Көзге кубок-2019» ның икенче этабы узды
-
Илдус хат артыннан хат яудырды. Әйдә очрашыйк, әйдә кавышыйк. Яшьлек хатабызны төзәтик, диде
Менә замана могҗизасы интернет дигәннәре авыл җиренә дә килеп җитте! Гөлфия анда бик озаклап утырырга мөмкинчелек тапмаса да, ара-тирә вакыт табып, бөтендөнья челтәренә кергәли башлады. Социаль челтәрләрнең берсендә үз сәхифәсен ачкан Гөлфия анда бергә укыган сыйныфташларын, ничә еллар буе күрмәгән дус-танышларын тапты
-
Россиядә хезмәт хакы арткан
Росстат мәгълүматларына караганда, августта Россиядә реаль хезмәт хакы 2,4 процентка арткан. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә
-
Мәктәптә укучы вафат булган
Новосибирскида унынчы сыйныф укучысы бәдрәфтә үз-үзенә кул сала. Бу хакта региональ матбугат чарасы яза
-
Рус теленнән БДИ: иң еш очрый торган хаталар
Син 11 сыйныф укучысымы? Ә, бәлки, киләсе елда 11гә барасыңдыр? Алайса бу язма синең өчен. Бүген без рус теленнән имтиханда иң еш очрый торган хаталарны барларга булдык. Бу фәннән БДИны һәр 11 сыйныф укучысы тапшыра, шуңа күрә бу бик файдалы мәгълүмат булыр дип уйлыйбыз
-
Казан үзәгендә көпә-көндез кеше урлаганнар?
Мәгълүмат чараларында Казанда Игенчеләр сарае каршында ир – атны машинага салып, билгесез юнәлештә алып китүләре хакында хәбәр пәйда булган
-
Кукмара районы делегациясе эш сәфәре белән Белоруссия Республикасына китте (фото)
Алар анда Белорусссиянең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге белән очрашып, Кукмарадагы агросәнәгать комплексының торышы турында презентация күрсәттеләр