Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Абдулла абыйга тормышның михнәтләрен, ялангачлыкны татырга, үсмер чакларында сугыш чорын күрергә, “контр баласы” исемен йөртергә туры килә

Абдулла абыйга тормышның ачы михнәтләрен, ачлык-ялангачлыкны татырга, үсмер чакларында каһәр суккан сугыш чорын күрергә, “контр баласы” исемен йөртергә туры килә. Әнисенең зур ярдәмчесе кече яшьтән үк Арпаяз авылындагы “8 Март” колхозында төрле эшләр башкара, ике ел ындыр бригадиры була

Бу язмам Арпаяз авылында 36 ел бригадир булып эшләгән Абдулла абый Бәдретдинов турында. Ул 1930 елда дөньяга килә. Әтисе Габдрахман абый урта хәлле гаиләдән була, таш тегермәне тота. Аның беренче хатыны – минем Нургаян бабамның апасы. Шәмсенур апа, ике баласын ятим калдырып, яшьли бакыйлыкка күчә. Шуннан соң ул Кәркәүч авылы кызы Әминәгә өйләнә, аларның биш балалары туа.
1940 елларда Габдрахман абый белән укытучы Хәким абыйны бер төнне үк алып чыгып китәләр. Шул китүдән алар кайтмый, репрессия корбаннары була. Әминә апа җиде бала белән тол кала.
Абдулла абыйга тормышның ачы михнәтләрен, ачлык-ялангачлыкны татырга, үсмер чакларында каһәр суккан сугыш чорын күрергә, “контр баласы” исемен йөртергә туры килә. Әнисенең зур ярдәмчесе кече яшьтән үк Арпаяз авылындагы “8 Март” колхозында төрле эшләр башкара, ике ел ындыр бригадиры була.
1954 елдан авылда “Әсәнбаш” колхозының комплекслы бригадиры вазыйфасын үти. Авыл халкы белән уртак тел табып эшли. Ул һәрвакыт атка тагылган тарантас белән йөри. Эшкә әйтергә кергәч: “Әле мин эшкә әйтәм. Килер бер көн, эшне эзләрсез – таба алмассыз”, - дия иде. Чыннан да, менә шул көннәр җитте, авылларда фермалар да бетте.
Абдулла абый читтән торып Минзәлә совхоз техникумын тәмамлый. Ул бервакытта да сыкранмый, ачык, шат күңелле була, яшәүдән тәм-ләззәт табып гомер кичерә. Шуңа күрә аның эше һәркайда югары бәяләнә. Авыл, район советы депутаты, күпсанлы медаль-орденнар иясе дә ул. Иң зурысы – “ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”.
1990 еллардан алып вафатына кадәр Арпаяз мәчетенең имам-хатыйбы була. 1998 елда авылыбыздан иң беренче мәртәбә хаҗга баручы да ул иде.
Абдулла абый иң авыр чакларында гаиләсенә таяна. Тормыш иптәше Бибируза апа белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. 55 ел бергә яшәп, гаилә башлыгының гомере 77 яшендә өзелә. Кабере өстендәге мәрмәр ташта аның фотосурәте тора. Ул һәркемгә хәерхаһлы гомер теләп, безне каршы алып һәм озатып кала сыман.
Янәшәдәгеләренең олы хөрмәтен, тирән ихтирамын яулаган шәхеснең урыны оҗмахта булсын иде.
Гүзәлия ГОМӘРОВА, Адай-Арпаяз

 

фото: https://pixabay.com/ru/photos/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X