Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада күрү сәләте бозылган балалар белән коррекцион эш алып барыла

Күрү сәләте бозылган балалар белән коррекцион эшнең мәҗбүри компоненты-махсус методикалар һәм тренажерлар ярдәмендә күрү гимнастикасы. Күзләр өчен тренажерлар, дидактик уеннар, стереограммалар, күрү күнегүләре өчен стендлар, мастер-класслар уздыру өчен өстәл һәм урындыклар белән җиһазландырылган күрү сәләтен уен формасында үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәге ел саен «Иҗтимагый инициатива» дигән социаль проектлар конкурсында катнаша.

«Зоркие глазки» социаль проекты «Социаль ярдәм күрсәтү, шул исәптән социаль инклюзия һәм мөмкинлекләре чикле затларны эшкә урнаштыру» номинациясендә җиңүче булды.

Күрү сәләте бозылган балалар белән коррекцион эшнең мәҗбүри компоненты-махсус методикалар һәм тренажерлар ярдәмендә күрү гимнастикасы. Күзләр өчен тренажерлар, дидактик уеннар, стереограммалар, күрү күнегүләре өчен стендлар, мастер-класслар уздыру өчен өстәл һәм урындыклар белән җиһазландырылган күрү сәләтен уен формасында үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк.

Проект кысаларында дәвалау-торгызу һәм коррекция эшләре комплекслылык нигезендә төзелә. Бу алым балаларны сәламәтләндерү динамикасын күзәтергә, алар белән эшләүнең яңа юнәлешләрен үз вакытында табарга һәм ата-аналарга кирәкле киңәшләр бирергә мөмкинлек бирә. Медицина чаралары комплексы һичшиксез социаль-педагогик,

психологик дәресләр, хезмәт һәм социаль программалар белән чиратлашып бара.

Физиотерапия шәфкать туташы Набиева Лилия Харис кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X