Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Сәрдек авылында гомер итүче Рәмлә апа Ибраһимованы якын-тирәдә һәркем белә

Күптән түгел “Ак калфак” оешмасы белән берлектә мәдәният йортының фойесына авылның өлкән яшьтәге хатын-кызлары белән Коръән мәҗлесенә җыелдык. Бу очрашуга Кукмарадан Гөлсинур һәм Рузилә абыстайлар да килгән иде. Коръән аятьләрен яңгыраткан авылыбыз имамы Рифат хәзрәт Ибраһимов – Рәмлә апаның якын туганы. Аның өчен горурланып, сокланып яши абыстаебыз

Зур Сәрдек авылында гомер итүче Рәмлә апа Ибраһимованы якын-тирәдә һәркем белә. Яшьли дөнья йөген тарткан сугыш еллары ятиме, җитен игү технологиясе курслары үтеп, кырчылык бригадасы звеносын җитәкләгән, 24 ел сыер савучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Рәмлә апа чирек гасыр буе абыстай вазыйфасын башкара. Авылыбызда ул аяк басмаган, Коръән укымаган, догасын ирештермәгән бер генә нигез дә юктыр. Якыннарын югалтканнарга беренче таяныч, үгет-нәсыйхәт бирүче, авыр чакта оештыру-озату эшләрен үз өстенә алучы да ул. Җилдәй җитез, кечкенә генә буйлы абыстаебызга 80 яшь тулды. Күңелдәге рәхмәтләребезне, әйтелмичә калган теләкләребезне үзенә ирештерергә җай чыкты.
Күптән түгел “Ак калфак” оешмасы белән берлектә мәдәният йортының фойесына авылның өлкән яшьтәге хатын-кызлары белән Коръән мәҗлесенә җыелдык. Бу очрашуга Кукмарадан Гөлсинур һәм Рузилә абыстайлар да килгән иде. Коръән аятьләрен яңгыраткан авылыбыз имамы Рифат хәзрәт Ибраһимов – Рәмлә апаның якын туганы. Аның өчен горурланып, сокланып яши абыстаебыз. Үтемле вәгазьләр тыңланды, яшьлек истәлекләре яңарды, туган көн иясенә авылдашларның матур сүзләре ирештерелде, мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриевның өлкәннәребезгә бәйрәм котлавы җиткерелде. Адай авылыннан килгән Зур Сәрдек кызы Хәлимә апа Мөхәммәтгалиеваның истәлекләрен дә тын  алмыйча тыңладык. Хаҗ сәфәрен үтәгән авылдашларыбыз Минзилә Ибәтуллина, Гөлсинә Нуриеваларның чыгышларын күптәннән көтеп алган идек. Сыйлардан сыгылып торган табынга һәркем күчтәнәч, сәдака китерде, Рузил Хафизов кунакларыбызга зур казанда пылау әзерләде.
Җылы, якты, нурлы очрашу булды ул. Өлкән кешегә күп кирәкмени, яхшы сүздән һәрчак күңел тулучан бит. Рәмлә апа да күз яшьләре аша күңелендәге рәхмәтләрен җиткерде, борчыган мәсьәләләрне дә табындагылар белән уртаклашты. Бу бәйрәмнән ул яшәргә көч-куәт алып, канатланып-сөенеп кайтып китте. Рәмлә апага әле озак елларга җитәрлек күңел көрлеге, сәламәтлек телибез.

Рәмзия ХӨСӘЕНОВА, Зур Сәрдек

 

фото: https://vk.com/ram1963

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X