Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Иртәгә бөтен дөньяда дүртенче тапкыр татарча диктант язачаклар

Диктантның текстын КФУның Филология һәм халыкара багланышлар институтының татар теле филологлары билгели

19 октябрь көнне 13:00  сәгатьтә бөтен дөньяда “Татарча диктант” - татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча белем бирү акциясе башлана. Диктантны инде дүртенче ел рәттән теләге булган һәркем бушлай яза ала. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Акцияне Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Филология һәм халыкара багланышлар институты оештыра. Диктан текстын КФУның Филология һәм халыкара багланышлар институтының татар теле филологлары билгели.

Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Теләгән кешеләр диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала. Акциядә татар телен башлангыч дәрәҗәдә һәм шулай ук татар телен камил дәрәҗәдә белә торган һәр теләгән кеше катнашу мөмкин.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/18/195546/

Быел диктант Россия Федерациясенең 47 төбәгендә, Татарстан Республикасының бөтен районында һәм дөньяның 12 илендә үтәчәк.

Диктантны оештыручылар тикшерәчәк. Алар арасында филологлар, профессорлар һәм филология фәннәре докторлары була. Диктант текстын атказанган сәнгать эшлекләре, язучылар һәм танылган шәхесләр укый. Диктант нәтиҗәләре акция уздырылганнан соң 30 көннән дә соңламый сайтта урнаштырыла.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/18/195546/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X