Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • «Рамил, телефон номерыңны дус кызым бирде. Син бик сөйкемле егет икәнсең, миңа ошадың...»

    «Сәлам, Рамил! Хәлләрең ничек? Әйдә, танышабыз: мин Алинә булам. Казан кызы, университетта укыйм. Үзең турында яз әле. Җавап көтәм.»

    Кесә телефонына ят номердан килеп төшкән әлеге хатны укыгач, Рамил бермәлгә аптырап калды. Хәер, бик исе дә китмәде: «Берәрсе шаярадыр әле», – дип кенә уйлады. Шулай да кыска җавап җибәрергә булды: «Сәлам! Танышуга шатмын. Мин дә студент. Минем номерны каян белдең?»

    «Дус кызым бирде. Анда синең фотоларың бар. Бик сөйкемле егет икәнсең, миңа ошадың...»

    * * *

    ...Уйнап кына башланган хат-хәбәр алышу көннәнкөн җитдиләнә барды. Иртән бер-берсенә хәерле иртә теләп, көндез-кичләрен укудагы хәлләрне, яңалыкларны белешәләр. Ә төннәрен исә... сүзләр тагын да күбәя...

     Рамилнең кызны тизрәк күрәсе, якыннанрак танышасы килә иде. Ул инде болай да аңа гашыйк булды: берничә тапкыр телефоннан сөйләшеп, кызның ягымлы тавышын, матур итеп кычкырып көлүен, төпле киңәшләрен ишетте. Тик Алинә генә никтер очрашуны һаман суза килде. Шулай да Рамил бик үтенгәч, ял көне, кичкә таба, паркта күрешергә булдылар.

    * * *

    Әллә нинди матур, күңелләрне чиксез биеклектәге хыялларга күтәрә, татлы уйларга бирелдерә торган көн иде. Инде декабрь булуга карамастан, һава һаман да җылы, талгын гына кар ява. Паркны чолгап алган баганалардагы утлар яктысында алар шундый серле итеп җемелдиләр, гүя күктән кар бөртекләре түгел, яныпяктырып, кечкенә йолдызчыклар коела.

    Рамил, табигать гүзәллегенә хозурланып, парк капкасы төбендә Алинәне көтте. Йөрәге ашкынып тибә, күңеле түрендә әллә нинди ләззәтле дулкыннар биешә.

     «Ниһаять, килә бугай...» – Рамил, үзенә туп-ту ры якынлашкан кызны күргәч, бөтен тынычлыгын югалтты. – Исәнмесез, сез Рамил буласызмы? – диде кыз, каршысына килеп җиткәч.

    – Сәлам! Әйе, Рамил. Ә син Алинә бит?

    – Әйе...

    Алар, җитәкләшеп, паркның тар сукмакларыннан атладылар...

    Рамил кызга чын-чынлап гашыйк булды. Уртача озынлыктагы зифа буй, ягымлы-сөйкемле йөз, кап-кара чәчләрен таратып, аркасына салган – аларга кар йолдызчыклары сарылган...

    Сүз ялганып китә алмады. Ничектер, телефоннан сөйләшкән кыз белән янәшәсендәге кыз арасында уртаклык тапмады егет. Алинә исә китәргә ашыкты:

    – Ачуланма, Рамил. Алдагы күрешүләребез озаграк булыр. Мин әнигә тиз кайтырмын дип сүз биргән идем, – диде дә, саубуллашып китеп тә барды.

    Рамил өенә кайтып керүгә, кесә телефонына хат килде: «Хәерле кич, Рамилем! Очрашу миңа бик тә ошады. Тыныч йокы телим!»

    * * *

    ...Алинә Рамилнең бар күңелен биләп алды. Университетта да, өендә дә, гомумән, кая гына бармасын, кайда гына булмасын, аның турында уйлады, күңеленнән генә кыз белән сөйләште, сагынды, юксынды. Ә беркөнне кесә телефонына Алинә үзе шылтыратты. Рамил, сөенеп, трубкасын кулына алды. Тавыш Алинәнеке түгел иде.

    – Алло, Рамилме? Рамил, мин Алинәнең туганы булам. Бездә коточкыч хәл булды бит! Алинә укудан кайтып килгәндә, өстенә зур эт ташланган... Бер як битен умырып алган...

    Рамил имәнеп китте. Көч-хәл белән иреннәре арасыннан берничә сүз кысып чыгара алды: – Алинә... ул кайда хәзер?

    – Аны ашыгыч рәвештә Мәскәүгә алып киттеләр. Үзе сөйләшә алмый – хәле авыр. «Рамил...» – дип ыңгырашканын ишеткәч, сиңа шылтыраттым.

    – Мин аны кайчан күрә алачакмын?

    – Мәскәүдә бер-ике атна булыр, диделәр. Кайткач та хәбәр итәрмен. Сау бул.

    * * *

    «Сәлам, Рамилем! Мин – Казанда! Сине шундый юксынам. Тик, кызганыч, мин хәзер элекке Алинәгә охшамаган...»

    Алинәдән килеп төшкән хәбәр Рамилне тетрәтеп җибәрде. Ул шул секундта ук, кабаланып, кызга җавап хаты юлларга ашыкты: «Сәлам, Алинәм! Мин дә сине шундый сагындым. Хәзер үк сине күрәсем килә...»

    «Рамилем, бүген хәлем авыррак. Иртәгә паркта, элекке урында очрашырбыз.»

    ...Кыз үзгәргән иде... Зифа буй, кара озын чәчләр шул ук булса да, йөзе... бигрәк тә бер як бите, элекке Алинәгә бөтенләй охшамаган иде... Рамил кызның әлеге кимчелегенә күз төшермәскә тырышты. Алар  паркны кат-кат урадылар, сөйләшер сүзләр күп җыелган иде...

    * * *

    ...Рамил өенә кайтып керүгә, Алинәдән озын хат килеп төште:  «Рамил! Мин моны язмыйча кала алмыйм. Син белергә тиеш: беренче тапкыр паркта очрашкандагы кыз мин түгел, ә игезәгем Алисә иде...»

    Рамил, берни аңламый, кат-кат укыды. Хәбәрнең дәвамы булып хатның икенче, өченче кисәкләре килгәч кенә хәлгә төшенде ул.

    «...Мин сине бик ошаткан идем, Рамил. Тик битемә пластик операция ясалган булгач, синнән оялдым. Чыннан да, мине эт тешләде, тик ул элек – миңа тугыз яшь вакытта иде...»

     «...хәзер без Алисә белән шундый ялган уйлап чыгардык. Гафу ит мине, зинһар! Мин сине яратам, Рамил. Тик шулай да беркайчан, бервакытта да үземне сиңа көчләп такмаячакмын. Сау бул..»

    Рамил, чигәләрен кысып, уйга калды. Алинә... Алисә... Димәк, алдаганнар! Ул Алинә белән булган барлык хатирәләрне, сөйләшүләрне, аның ярату белән сугарылган, үзе өчен бик якын булган хатларын исенә төшерде, күңеленнән кичерде. Әйе, кадерле, бик кадерле һәм газиз иде аңа Алинә! Рамил, ашкынып, кулына телефонын алды:

    «Алинә! Син минем өчен барыбер кадерле. Мин сине беркайчан да ташламаячакмын! Мин сине яратам!» Аның имән бармагы һич икеләнүсез «хатны җибәрергә» дигән төймәгә якынлашты. Тик бер мизгелдә кисәк тукталып калды. Рамил, елмаеп, хаттагы соңгы сүзне бетерде һәм аны «ЯРАТАМ»га үзгәртте. Имән бармак «хатны җибәрергә» төймәсенә бу юлы тагын да ышанычлырак якынлашты, тик күзгә күренмәс билгесез каршылыкка очрап, катып калды. Рамил йөзендәге канәгать елмаю юкка чыкты, күзенә моңсулык иңде. Ул тагын соңгы сүзне бетерде... Башын иеп бераз уйланып торганнан соң, хаттан «сине» сүзен, аннары «мин»не алып ташлады. Үзенә буйсынмыйча калтыранган иреннәрен тешләп, экран кызлар сафлыгын хәтерләтеп балкыганчы, ул төймәдән бармагын аермады. Авыр сулап, телефонын сүндерде дә аны кесәсенә салып куйды...

    Рөстәм ГАЛИУЛЛИН

    Реклама

    http://yalkyn.ru/news/ijat/slam

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: