Без - Гафиятуллин, Академик Королев урамнарында яшәүчеләр үзебезнең яктагы җәмәгать мунчасына йөри идек. Әмма аны ремонт ясыйбыз дип яптылар
Мин сезгә моң-зарыбызны җиткерергә теләп шалтыратам. Без - Гафиятуллин, Академик Королев урамнарында яшәүчеләр үзебезнең яктагы җәмәгать мунчасына йөри идек. Әмма аны ремонт ясыйбыз дип яптылар. Ә Степан Разин урамындагы мунча безгә бик ерак, аңа маршрут автобусыннан төшкәч тә җәяүләп шактый барырга кирәк. Без күбебез өлкәннәр инде, таякка таянып йөрибез, аяклар авырта, шуңа күрә юлда йөрү - бер газап. Кукмара шәһәре өчен ике мунча бер дә артык булмас, тизрәк безнең яндагысын да ачсыннар иде.
Гафиятуллин, Академик Королев урамнарында яшәүче өлкәннәр
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев