14 июль 2017 яңалыклары
-
Кукмара Сабан туена кайсы артистлар килә?
16 июльдә Кукмарада милли бәйрәм - Сабан туе узачак. Бәйрәм Киндеркүл авылы янындагы тугайда оештырыла. Танылган җырчылар Мөнир Рахмаев, Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар үзләренең концерт программасында матур җырларын бүләк итәчәкләр. Сабантуй сәгать 10.00да балалар көрәше белән башланып китәчәк.
-
10 яшьлек баланы телефонын зарядкага куйганда ток бәргән
Фаҗига Алексеевск районында Речное авылыннан ерак түгел палаткалы лагерьда килеп чыккан. (Казан, 14 июль, "Татар-информ"). Алексеевск районында 10 яшьлек малайны телефонын зарядкага куйганда ток бәреп үтергән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр итте. Бәхетсезлек очрагы 12 июльдә Речное авылыннан ерак түгел палаткалы лагерьда килеп чыккан. Ток бәргән...
-
9 балалы Батровлар гаиләсе, махсус проект нигезендә, башкалада кунакта булып кайтты
Кукмара шәһәрендә яшәүче, 9 балага гомер биргән Батровлар гаиләсе "Яңа гасыр" каналында бара торган махсус проект нигезендә, башкалада кунакта булып кайттылар. Казан зоопаркыннан башланган сәяхәт Ривьера Аквапаркында дәвам итте. Балалар туйганчы су коендылар, соңыннан кафега кереп сыйландылар. Сабыйларыма мондый матур җирләрдә йөрү бик ошады. Без алар өчен чиксез шат, дип...
-
Полиция хезмәткәрләре “Нараткай”да ял итүчеләргә террорга каршы куркынычсызлык чаралары хакында сөйләде (фото)
Район Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре, Камышлыдагы "Нараткай" лагерендә булып, балаларга террорга каршы куркынычсызлык чаралары хакында сөйләделәр. Шулай ук инспекторлар көнкүрештә, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән дә таныштырдылар, шикле әйберләр очраганда нәрсә эшләргә кирәклеген дә аңлаттылар. Егетләр һәм кызларга террорлык хакында ялган хәбәр җиткергән өчен административ...
-
БДИны үзгәрешләр көтә
Рособрнадзор алар хакында 1 сентябрьгә кадәр хәбәр итәргә ниятли. (Казан, 14 июль, "Татар-информ"). Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Рособрнадзор) һәм Иҗтимагый палата Бердәм Дәүләт имтиханнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыя башлаган. Рособрнадзор алар хакында 1 сентябрьгә кадәр хәбәр итәргә ниятли. Бу хакта җомга көнне "Известия" газетасы...
-
Тиз тозланган кыяр (рецепт)
5-6 кыярны яхшылап юарга, буйга 4 кисәккә кисәргә кирәк. Бакчадагы яшел тәмләткечләрне (укроп, сарымсак мыеклары һ.б.) бик вак итми турарга, 1 аш кашыгы тоз, 2 чәй калагы шикәр комы, 1 аш кашыгы коры горчица салырга. Барысын бергә яхшылап болгатырга да, пакетка салып суыткычка куярга. Берничә сәгатьтән тозлы кыяр белән сыйлана...
-
Кукмара Сабан туе көнне автобуслар халыкны бушлай йөртәчәк
16 июльдә Киндеркүл авылы янындагы аланлыкта милли бәйрәм - Сабан туе үткәрелә. Бәйрәм сәгать 10.00да балалар крөәше белән башлана. Бу көнне автобуслар вокзал - 30нчы номерлы аптека - почта - РОВД - Туеш - Сәфәр - Сабантуй мәйданы маршруты буенча бушлай йөриячәкләр.
-
Агач тараканнары – хәтәр корткычлар
Җәй башлану белән агач тараканнары дип йөртелгән коңгызларның (жук-усач) активлыгы көчәя. Бу бөҗәкләргә буынтыклы озын мыеклар хас, мыеклары гәүдәләре озынлыгыннан 2-5 тапкыр артып китәргә мөмкин. Дөньяда аларның 26 меңнән артык төре бар, әмма бу төгәл сан түгел, чөнки ел саен аларның яңа төрләре табыла тора. Ылыслы урманнар өчен бу корткычларның...
-
Бер сүз җитә (шигъри мизгел)
Аерылышу күпме хәсрәтләрне, Сагышларны ала эченә. Өмет белән мөлдерәмә күзләр, Күрешүләр керә төшемә. Иркәләнеп туймас назлы куллар, Кайгыдан сүрелгән алсу йөзләр... Йөрәкләрне телеп үтә Аерылышу дигән сүзләр. Ерагайта бер сүз араларны, Сагына-сагына узар гомерләр. Кайда гына китеп яшәсәң дә, Үзеннән-үзе сүнә күңелләр. Көннәр үткән саен ара ерагая, Сагынуларны вакыт дәвалар....
-
Җөридә узачак "Питрау"да Элвин Грей, Иркә һәм Венера Ганиева чыгыш ясаячак
Чарада Татарстан, Чиләбе өлкәсе һәм Башкортстаннан дистәләгән фольклор коллективлары катнашачак.
-
Саналган җиләк
Бакчаларда җиләкләр өлгергән чак. Шул уңайдан гаиләбездә элек булган бер кызык хәл искә төште. Җәйнең матур бер көнендә, иртә белән эшкә китәр алдыннан улыма: "Мин эштә вакытта, иптәшләреңне җыеп, бакчада җиләкләрне өзеп, таптап йөрмәгез тагын. Мин аларны санадым, кайткач, тагын санармын", - дип китеп бардым. Улыма 7-8 яшь тирәсе иде....
-
Кукмара элеваторы ашлык кабул итәргә әзер (фото)
1932 елда колхозлашу вакытының чәчәк аткан чорында төзелә башлап, ике ел эчендә куллануга тапшырылган, сиксән елдан артык тарихы булган Кукмара элеваторы хәзер дә үз эшчәнлеген дәвам итә. Әлеге оешманың төрле вакыты: "томанлы" еллары да, "кояшлы" көннәре дә булды. Әмма ул үзенең мөһимлеген, авыл хуҗалыгы өчен кирәклеген югалтмады. Бүгенге көндә дә...
-
Мәетне юганда, соңгы юлга озатканда туа торган сорауларга ҖАВАПЛАР
Редакциягә күптән түгел генә якын кешесен югалткан бер ханым шалтыратты. «Хәзрәткә гүр сәдакасын акча белән генә биргән идем, танышларым, тавык бирелергә тиеш иде дип, тынычлыгымны алды», - диде ул. Мәетне юганда да, озатканда да күп кенә сораулары туган. Газета укучыбызның сорауларына «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин җавап бирә....
-
"Кояшкай"да зур чара: "Исемең матур – кем куйган?" (фото)
Кукмара шәһәренең "Кояшкай" балалар бакчасында, балаларны гореф-гадәтләребез белән таныштыру максатында, Ханнанова Э.Р. җитәкчелегендә Кукмара "Ак калфак" оешмасы, Кукмара музее хезмәткәрләре катнашуында "Исемең матур - кем куйган?" проектын яклау булды. Балалар әти-әниләре ярдәмендә үз исемнәренең мәгънәләрен, кем тапкан,кушкан икәнлекне ачыклаганнар һәм шул турыда сөйләделәр; "Тәрбия баскычлары" дискасының "Балага исем кушу" бүлеге...
-
Район халкын, кунакларны 16 июльдә узачак Сабантуй бәйрәменә чакырабыз
Сабантуй Киндеркүл авылы янындагы аланлыкта үткәрелә ПРОГРАММАДА: -балалар көрәше (10.00 сәгатьтә); -ГТО нормаларын тапшыру (10.00 сәгатьтә) -театральләштерелгән тамаша, бүләкләүләр (11.00 сәгатьтә); -олы яшьтәге ирләр, өлкәннәр һәм үсмерләр арасында төрле үлчәү авырлыкларында милли көрәш; -гер күтәрү: үсмерләр, ирләр, хатын-кызлар; -3 үлчәү авырлыгында кул көрәштерү: ирләр һәм хатын-кызлар, үсмерләр һәм кызлар; -ат...