Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район халкын, кунакларны 16 июльдә узачак Сабантуй бәйрәменә чакырабыз

Сабантуй Киндеркүл авылы янындагы аланлыкта үткәрелә ПРОГРАММАДА: -балалар көрәше (10.00 сәгатьтә); -ГТО нормаларын тапшыру (10.00 сәгатьтә) -театральләштерелгән тамаша, бүләкләүләр (11.00 сәгатьтә); -олы яшьтәге ирләр, өлкәннәр һәм үсмерләр арасында төрле үлчәү авырлыкларында милли көрәш; -гер күтәрү: үсмерләр, ирләр, хатын-кызлар; -3 үлчәү авырлыгында кул көрәштерү: ирләр һәм хатын-кызлар, үсмерләр һәм кызлар; -ат...

Сабантуй Киндеркүл авылы янындагы аланлыкта үткәрелә

ПРОГРАММАДА:

-балалар көрәше (10.00 сәгатьтә);

-ГТО нормаларын тапшыру (10.00 сәгатьтә)

-театральләштерелгән тамаша, бүләкләүләр (11.00 сәгатьтә);

-олы яшьтәге ирләр, өлкәннәр һәм үсмерләр арасында төрле үлчәү авырлыкларында милли көрәш;

-гер күтәрү: үсмерләр, ирләр, хатын-кызлар;

-3 үлчәү авырлыгында кул көрәштерү: ирләр һәм хатын-кызлар, үсмерләр һәм кызлар;

-ат чабышы (12.00 сәгатьтә);

-парашютчылар чыгышы (12.00 сәгатьтә);

-шахмат (ирләр, хатын-кызлар);

-шашка (ирләр, хатын-кызлар);

-җиңел атлетика (үсмерләр, ирләр, хатын-кызлар);

-турникта тартылу;

-колгага менү;

-волейбол (ирләр, хатын-кызлар);

-аркан тартышу;

-муенга аркан киеп тартышу;

-капчык сугышы;

-капчык киеп йөгерү;

-әтәч куып тоту;

-катыктан акча эзләү;

-бүләкләр кисү;

-чиләк белән су ташу;

-чүлмәк вату;

-су эчендә авыш колгага менү;

-авызга йомырка салынган кашык кабып йөгерү;

-Мас-рестлинг - таяк тартышу;

-тачка белән ярышу.

Уеннарга барлык теләүчеләр кертелә.

1, 2, 3нче урыннарны алучыларга кыйммәтле призлар тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев