Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Агач тараканнары – хәтәр корткычлар

Җәй башлану белән агач тараканнары дип йөртелгән коңгызларның (жук-усач) активлыгы көчәя. Бу бөҗәкләргә буынтыклы озын мыеклар хас, мыеклары гәүдәләре озынлыгыннан 2-5 тапкыр артып китәргә мөмкин. Дөньяда аларның 26 меңнән артык төре бар, әмма бу төгәл сан түгел, чөнки ел саен аларның яңа төрләре табыла тора. Ылыслы урманнар өчен бу корткычларның...

Җәй башлану белән агач тараканнары дип йөртелгән коңгызларның (жук-усач) активлыгы көчәя. Бу бөҗәкләргә буынтыклы озын мыеклар хас, мыеклары гәүдәләре озынлыгыннан 2-5 тапкыр артып китәргә мөмкин. Дөньяда аларның 26 меңнән артык төре бар, әмма бу төгәл сан түгел, чөнки ел саен аларның яңа төрләре табыла тора.

Ылыслы урманнар өчен бу корткычларның иң куркыныч төре - кара төстәге эре коңгызлар. Татарстанда нарат агачларында - кара, чыршыларда зур кара агач тараканнары табылган. Бигрәк тә беренчесе киң таралган. "Россельхознадзор"ның республикабыз буенча идарәсе боерыгы белән Мамадыш, Кама, Кызыл Йолдыз, Арча, Буа, Саба, Яшел Үзән урман хуҗалыкларында, "Камалес", "Васильвлес" идарәләре территорияләрендә әлеге корткычлар буенча фитосанитар карантин режимнары урнаштырылган. Кара агач тараканнарының булуын раслаучы билгеләр: агачтагы киртекләр, агач оны ясалган урыннар һәм, әлбәттә, корткычлар үзләре.

Әлеге коңгызларның личинкалары агач эчендә үсә, анда юллар ясый һәм агачның сыйфатын начарайта, аны төзелеш эшләре өчен яраксыз итә. Личинкалар сырып алган агач корый. Курчактан чыккан коңгызлар ылысны, агач серкәсен, кайрысын ашый, агып чыккан сагызына ябырылалар. Коңгызлар яшь агачларны хәлсезләндерә, кайчак инде киселгән агачларга йомырка салып, аларның сыйфаты югалтуга китерәләр.

Моннан тыш, агач тараканнары ылыслы агачларда була торган авыруны - нарат кәүсәсе нематодасын таратучы булып торалар. Бу корткычларның Саба урман хуҗалыгына караган Кукмара урманчылыгындагы агачларда булуы билгеле. Шуңа күрә ылыслы агачларны һәм агач материалларын читкә чыгарганда һәм сатканда бу йөкнең документлары-карантин сертификаты булырга тиеш. 1 июльдән йөкнең брезент япма белән капланган булуы таләп ителә.

Мөдәрис ФӘТТАХОВ,

"Россельхознадзор" идарәсенең дәүләт инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев