Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмаралылар "Иң яхшы комбайнчы" конкурсында җиңү яуладылар

Быел конкурста барлыгы 1464 авыл хуҗалыгы хезмәткәре катнашты.

Июль аенда  Татарстан  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  “Иң яхшы  комбайнчы - 2019” республика  конкурсы  игълан ителгән иде.

Быел конкурста барлыгы 1464 авыл хуҗалыгы хезмәткәре  катнашты. Министрлыкның  конкурс   комиссиясе  республика һәм район дәрәҗәсендә 500  җиңүчене ачыклады. Ярыш шартлары буенча игеннәрне урып-җыюда иң югары күрсәткечләргә ирешкән - 280 һәм иң күп мәйданда иген урдырган 20 механизатор 60ар мең сум күләмендә  премия белән  бүләкләнәчәк. Шулай ук  районнарда 200 иң яхшы  комбайнчы 35әр мең  сум күләмендә премия  алачак.  Җиңүчеләр арасында кукмаралылар да бар:

Алексей Алексеев, Илшат Бикмөхәммәтов (“Восток” җәмгыяте), Мәгъфүр Корбанов, Нургали Тимергалиев, Николай Степанов, Роберт Федоров (Вахитов исемендәге хуҗалык), Рөстәм Шәйхетдинов (“Урал” хуҗалыгы), Минсур Хәмидуллин (“Вахитов” җәмгыяте) – 60 мең сум, Райнур Гыйльметдинов, Марсель Шәйхетдинов, Илнур Бәдертдинов (“Урал” хуҗалыгы), Геннадий Васильев (Вахитов исемендәге хуҗалык), Вәкил Хафизов (“Восток” җәмгыяте) – 35 мең сум.

фото: Ризилә Корбанова, "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Комбайнер ярдэмчесенэ дэ премия бирергэ кирэк

    erid: 2VtzqxWHLUk
    2
    X