Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмарадан фермер Лилия Шакирова берүзе ит токымлы таналар үрчетә

Эшмәкәр ханым бер елда 25,5 тонна ит сатып, 3 млн 600 сум керем алган.

(Казан, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанның Кукмара районыннан Лилия Шакирова "Сементал" һәм "Герефорд" токымлы ит таналары үрчетә. Хуҗалыкта бүген 105 мал эре мөгезле терлек. Ул елына 25, 5 тонна ит сатып, 3 млн 600 сум керем алган.

"Фермерлык эшен 1989 елда ирем Илдар башлаган иде. Ул чагында Голландия технологиясе белән бәрәңге үстердек", - диде Лилия Шакирова "Татар-информ" хәбәрчесенә. - Ирләр бар чагында хатын-кыз аның ярдәмчесе генә булып йөри инде ул. Илдар 2008 елда, 42 яшендә кинәт вафат булды. Шуннан соң хуҗалык үз кулыма калды.


Лилия Шакирова - өч бала анасы. Бүген олы кызы Илзирә кияүдә. Икенче баласы Иреккә - 16, Камиләгә - 14 яшь.

"2008 елда Оренбургта көчле корылык булды. Шул вакытта алар безнең яктан бәрәңге ташый башлады. Бездә уңыш мул булгач, аларга "Камаз"лап бәрәңге илттек. Шулай бер баруда бәрәңгене ит токымлы "Сементал" бозауларына алышып кайттык. 25 тана, 2 үгез бозау алдык. Бу вакытта ирем дә исән иде әле. Итчелек тармагын шулай үзләштерә башладык, 2009 елда "Гаилә фермасы" булып теркәлдек ", - ди фермер ханым.

Лилия Шакированың бүген төп кәсебе - итчелек тармагы.


"Голландия технологиясе белән ничек бәрәңге үстерәсен төнлә уятып сорасалар да, биш бармагым кебек беләм. Әмма бер елны бәрәңге уңышын җыеп алгач, 10 көн буе уйлангач, әлегә бу эшне туктатып торырга дигән карарга килдем. Моның ике сәбәбе бар. Беренчедән, бәрәңге игү өчен мартта чыгып китәсең дә, урнаштырып бетергәч, ноябрьдә генә күренәсең өйдә. Ә минем балаларымның үсмер чагы, күчеш чоры. Аларга күз-колак булмасаң, Алла сакласын, аннары бәрәңгесе дә, акчасы да кирәкми. Икенчедән, бәрәңге ишелеп уңган елны бәясе юнь, уңмаган елны кыйммәт. Бу да урнаштыруда кыенлыклар тудыра", - ди Лилия Шакирова.

Фермер ханым ашлык һәм печәнне үзләренең 450 гектар җирендә үстерә. Барлык техникасы кул астында - ике "МТЗ - 1221", өч "МТЗ - 82" тракторы, "НИВА" комбайны, бер "КамАЗ" һәм чәчү-уру өчен барлык агрегатлары бар. Хуҗалыгына ярдәмчеләр алып, ике кешене дә эшле һәм ашлы иткән ул.


"Икмәк тә, печән дә җитәрлек. Ашлык сатып та 3 млн 600 мең сум акча эшләдек быел. Әле бүген дә 150 тонна запас ашлык бар. Берни чәчмичә дә бер елга җитәрлек иген дә, фуражыбыз да бар", - ди эшмәкәр ханым.

Лилия Шакирова итне арадашчыларга сата. Әйтергә кирәк, хуҗалыктагы бу токымнар итле булуы белән аерылып тора. Фермер сүзләренчә, маллар карап торышка кечкенә генә икән. Ә үзләреннән 3 центнер ит чыга.

Хуҗабикә әйтүенчә, терлекне яшь ярымга җиткәч кенә чалалар.

"Таналар фураж һәм печән генә ашап тора. Чит катнашмалар ашатмыйбыз. Безнең ит экологик яктан чиста. Шуңа күрә аны Чаллы арадашчылары алып китеп, шәһәр мәчетләренә тарата. Таналар суыкка чыдам, калайдан ясалган биналарда яшиләр", - ди фермер.

Лилия Шакированың киләчәктә итне эшкәртү юнәлешендә дә эш ачасы килә.


"Үз итеңне арадашчыларга бирмичә, үзең эшкәртеп сатсаң, бик зур плюс. Балалар әзрәк аякка баскач, шул эшкә дә тотынып карыйсы килә", - диде ул.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда 1205 гаилә фермасы исәпләнә. 104е төзелү стадиясендә. Гаилә фермалары карамагында 200 мең гектар җир бар. Аларда 3 мең кеше хезмәт куя.

Фермерларга ярдәм күрсәтә торган программалар 6 ел эшләп килә. Шул вакыт аралыгында 821 крестьян-фермер хуҗалыгы 1,6 млрд сумлык грант откан. 2017 елда гына да 121 КФХ 375 млн сумлык акчалата ярдәмгә ия булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk