Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Фото: Кукмара районына эш сәфәре белән Марат Әхмәтов килде

Ул басу-кырларның торышы белән танышу максатында вертолетта район авыл хуҗалыгы мәйданнарын карап узды.

(Кукмара, 5 июнь, “Хезмәт даны”, Ризилә Корбанова). Бүген Кукмарага эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Ул вертолет белән басу-кырларны әйләнеп узды һәм аларның торышы белән танышты. Кунакны район башлыгы Сергей Димитриев озата йөрде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Аннан соң Марат Әхмәтов "Яңа тормыш" хуҗалгы территориясендә оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты, районда җитештерелгән продукцияләрдән оештырылган күргәзмә белән кызыксынды.

-Районның иген кырлары, мега фермалар югарыдан бик матур күренеп тора, - диде ул очрашуга килүчеләрне сәламләп. – Чәчү кампаниясен уңышлы гына башкарып чыктык. Шифалы яңгырлар да явып үтсә, басулар яшәреп, үсемлекләр күтәрелеп китәр иде. Хәзер төп эш - җитәрлек күләмдә терлек азыгы туплау. Бу сезнең кебек малларны күпләп асраучы районнар алдына тагын да зур бурыч куя.

Министр шулай ук районда авыл хуҗалыгына кагылышлы республика, федераль программаларның үтәлеше белән дә кызыксынды, хуҗалык җитәкчеләрен борчыган сорауларга җаваплар бирде.

фото: Эльвира Мөбарәкшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk