Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Восток Агро” җәмгыятендә семинар үткәрелде

Семинар җир эшкәртүгә багышланган иде

“Восток Агро” җәмгыятендә район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында агымдагы елның август аена булган эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә булды. Әлеге чарада катнашучылар җир эшкәртү агрегатларын карадылар, технологиясе турында сөйләштеләр, шулай ук карьерда булып, туфракны известь белән ашлауның нәтиҗәлелеге турында фикер алыштылар. Пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә бурычлар билгеләнде. 

“Восток Агро” җәмгыятенең 4093 гектар сөрүлек җирләре бар, шуның 2369 гектарында - бөртеклеләр, 1554 гектарында азык культуралары игелә, 170 гектар мәйдан парга калдырылган. 

Бүгенге көндә уракта җиде комбайн эшли, бер гектардан уртача 33 центнер ашлык чыга.

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk