Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • ЮХИДИ хезмәткәрләренең төп бурычы беренче чиратта юл хәрәкәтен көйләү булырга тиеш, дип беләм

    Кайбер көннәрдә иртәнге якта музейдан Туеш зиратына кадәр сузылган машина бөкеләрендә яртышар сәгать утырабыз. Бөке көннән көн озая бара. Бер-ике елдан соң кая кадәр җитәр дип, куркып торабыз. Бер рәт булып тезелгән машиналар сафына Туеш борылышында этешә-төртешә читтән дә транспорт чаралары килеп кереп авария хәле тудыралар. Маршрут автобусларын да уздырмыйлар....

    Кайбер көннәрдә иртәнге якта музейдан Туеш зиратына кадәр сузылган машина бөкеләрендә яртышар сәгать утырабыз. Бөке көннән көн озая бара. Бер-ике елдан соң кая кадәр җитәр дип, куркып торабыз. Бер рәт булып тезелгән машиналар сафына Туеш борылышында этешә-төртешә читтән дә транспорт чаралары килеп кереп авария хәле тудыралар. Маршрут автобусларын да уздырмыйлар. Шуңа алар да график вакытына сыеша алмыйлар. ЮХИДИ хезмәткәрләре иртәнге сәгатьтә шунда килеп, азрак тәртип урнаштыра алмаслар микән! Аларның бурычы юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны саклап торып штрафка тартуга гына кайтып калмыйча, беренче чиратта юл хәрәкәтен көйләү булырга тиеш дип беләм.

    Фиргать Җамалетдинов, Кукмара

    фото: http://www.temakazan.ru/news/sports/item/5205/

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: