Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • “Чулпан”га да 30 тулды

    Кукмара бистәсенең 2нче номерлы "Чулпан" балалар бакчасы үзенең олы юбилеен - 30 яшь тулган туган көнен билгеләп узды. Иң кадерле балачак иленә, Кайткан саен күңел сөенә. Балаларны һәркөн сөендереп, Бакчабыз эшләп килә! Исеме дә җисеменә туры килә, Күктә янган йолдыз шикелле. Бүген бездә бәйрәм, олы бәйрәм Бакчабызның туган көне! Әйе,...

    Кукмара бистәсенең 2нче номерлы "Чулпан" балалар бакчасы үзенең олы юбилеен - 30 яшь тулган туган көнен билгеләп узды.

    Иң кадерле балачак иленә,

    Кайткан саен күңел сөенә.

    Балаларны һәркөн сөендереп,

    Бакчабыз эшләп килә!

    Исеме дә җисеменә туры килә,

    Күктә янган йолдыз шикелле.

    Бүген бездә бәйрәм, олы бәйрәм

    Бакчабызның туган көне!

    Әйе, әйткәндә җиңел булса да, уйлап карасаң нинди озын гомер бит ул 30 ел! Әлеге дәвердә бакчада 1000нән артык бала тәрбияләнгән! Димәк, әлеге диварлар шулкадәр баланың тавышын ишеткән, сөенечләрен күргән! Бүгенге көндә дә бакчага бик яратып һәм теләп 158 бала йөри. Аларның көннәре күңелле һәм файдалы үтсен өчен бердәм һәм тәҗрибәле коллектив армый-талмый көч куя. Билгеле, чиксез рәхмәтләргә лаек булган тәрбиячеләр, кече тәрбиячеләр, шәфкать туташы, пешекчеләр, техник хезмәткәрләр эшли бу бакчада. Һәр баланың күңеленә ачкыч таба белеп эшләү өчен табигатьтән бирелгән сихри көч, сәләт белән бергә көндәлек тырышлык таләп ителә... Һәм шушы коллективны рухи яктан көчле, таләпчән, мөлаем мөдир Ландыш Идиятуллина җитәкли. Бакча тормышының, һәр бинаның сакланышында аның өлеше, әлбәттә, бик зур. Бакча күзгә күренеп көннән-көн матурая. Ул бакчада төрледән-төрле әкият геройлары дисеңме, урап алган гөлләр дөньясы, җәен берсеннән-берсе матур чәчәкләр үсеп утыру - болар барысы да бакчага ямь биреп тора.

    Бәйрәм булгач, бәйрәм ...Нинди бәйрәм кунакларсыз була?! Өстәл табыны артында күп еллар хезмәт куйган ветераннар һәм мәгариф идарәсеннән кунаклар бар иде. Бәйрәм кичәсе нәфис сүз, җырлар, шаян биюләр белән үрелеп барды.

    Алга таба да коллективка иҗади уңышлар, сәламәтлек, гаиләләрендә бәхет һәм шатлыклар теләп калыйк.

    Рафига ЗЫЯЗЕТДИНОВА, "Чулпан" балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Реклама
    • 21 апрель 2018 - 00:10
      Күрше әби киңәшләре Файдалы киңәшләр
      64
      0
      1
    • 18 апрель 2018 - 09:58
      Газлы сулардан сак булыгыз! Аларны күп кулланучы кешеләрдә шикәр авыруы килеп чыгу ихтимал.
      145
      0
      0
    • 16 апрель 2018 - 10:55
      Кызыл ит күп ашарга ярамый Рационда кызыл итне кулланмый башлау ашказаны яман шеше белән авыру хәвефен күпкә киметә. Күптән түгел Британия галимнәре тикшеренүләр үткәргән һәм шундый фикергә килгән.
      302
      0
      0
    • 19 апрель 2018 - 09:48
      Ике сәгать көткәч, балаларның җыр-биюгә теләкләре дә калмады Күптән түгел мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашында ижади концерт оештырылды.
      345
      0
      2
    • 18 апрель 2018 - 15:06
      Мәгънәсез сүз сөйләшмик Ничә яшьтә дә әни бик кадерле, аны бер дә югалтасы килми. Аллаһы Тәгалә күпме гомер биргән бит: кемдер балачакта ук, кемдер урта яшьләрдә вафат була, кемдер бу дөньядан тирән картлыгын кичергәч кенә китеп бара.
      215
      0
      1
    • 13 апрель 2018 - 12:51
      Якташларым белән горурланам Райондашларым кайсы гына тармакта хезмәт куйсалар да, үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар
      200
      0
      1
    • 12 апрель 2018 - 11:28
      Хаксызга кеше рәнҗетмик Үзара салым хисабына авылларда күпме эшләр башкарылганы һәркемнең күз алдында. Динебез кешегә нахак сүз әйтергә кушмый, азрак сабыр булсак, сүзебезне үлчәп сөйләсәк иде
      298
      0
      1
    • Кукмарада прокуратура һәм гадәттән тыш хәлләр оешмалары тикшерүгә чыкты
    • Кукмарада балалар командалары арасында хоккей буенча төбәкара ярышларның ачылу тантанасы
    • “Үрәсбаш” ярдәмче хуҗалыгында семинар булды
    • Кукмара районында үткән халык җыеннарында Римма Ратникова катнашты
    • Кукмара хоккееның 50 еллыгы уңаеннан шайбалы хоккей буенча турнир
    Ночной режим