Кукмарада яшәүче якын кешебез Закиров Миннәхмәт Каюм улының 16 июльдә 65 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине чын күңелдән туган көнең белән тәбрик итәбез. Сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез, куанычлы көннәр, ак бәхетләр телибез. Балаларның, оныкларның күңел җылысын тоеп, бер-берегезгә терәк-кирәк булып яшәргә Ходай насыйп итсен.
Туган көннәр ел да кабатлана,
Юбилейлар була бер генә.
Шушы бәйрәмнәрнең куанычы
Озата барсын сине гомергә.
Сиңа насыйп булган бәхет-шатлык,
Якты көннәр мәңге сүнмәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.
Иң изге теләкләр белән сине яратып тормыш иптәшең Миннегөл, кызың Миләүшә гаиләсе, улың Илнур гаиләсе. Кода-кодагыең, барлык туганнарың да кушыла.
Нет комментариев