Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Вахит авылында гомер итүче безнең кадерле абыебыз Хөсәенов Нәфыйк Факил улының юбилее

12 июля 2019, 14:19

558

0

0

Вахит авылында гомер итүче безнең кадерле абыебыз Хөсәенов Нәфыйк Факил улының юбилее – туган көне. Аңа 15 июль көнне 60 яшь тула.

Кадерле абыебыз, сине чын күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез! Сиңа иң мөһиме сәламәтлек, хәерле озын гомер, бәхетле киләчәк, тыныч тормыш телибез. Синең хезмәт сөючәнлегең, сабырлыгың, кешелекле булуың белән горурланабыз. Алдагы көннәрдә дә куйган максатыңа ирешеп, яңа үрләр яуларга язсын сиңа. Гел дә шулай якты йөзле, туганчылыклы, игътибарлы булып кал. Балаларың, тормыш иптәшең, оныкларың, туганнарың белән тынычлыкта, муллыкта яшәвеңне телибез сиңа, кадерле абыебыз!

Зур уңышлар юлдаш булсын сезгә,

Мул булсын тормышыгыз.

Шатлык белән үтсен көннәрегез,

Имин булсын йортыгыз.

Олы юбилеең – 60 яшең белән сине

Чын күңелдән котлыйбыз.

Сиңа бары олы куанычлар,

Ныклы сәламәтлек телибез!

Иң изге теләкләр белән сине яратып Нурия апабыз, әтиебез Факил, Нәсимә-Расим, Рафис-Рузалия, Рәис-Рушания, кызларың-кияүләрең Гөлнара-Илназ, Гөлгенәөлфәт, Гөлия-Дамир, оныкларың, кода-кодагыйларың исеменнән киявең Закир, сеңлең Насиха.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk