Яңа Сәрдек авылында яшәүче Гарипова Гөлниса Бәдретдин кызын туган көне белән котлыйбыз
Яңа Сәрдек авылында яшәүче кадерле әниебез Гарипова Гөлниса Бәдретдин кызына бүген, 1 ноябрьдә 75 яшь тула.
Кадерлебез! Сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Ходай сине сәламәтлектән аермасын, һәр көнне шатланып каршы алырга язсын. Безнең янәшәбездә булып, хәерле озын гомер кичерергә насыйп булсын сиңа.
Котлы булсын, әни, туган көнең -
Без барыбыз шушы теләктә.
Бүгенгедәй шат елмайсын йөзең
Шатлык өстәп безнең йөрәккә.
Изге теләкләр белән улың Илфат, киленең Алсу, оныкларың Салават, Таңсылу.
Нет комментариев