Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Әйтер сүзем бар...

«Исәнме», «хәерле көн» – Бер җылы сүзнең көче турында

Исәнләшү ул культура гына түгел, ә кешелеклелек билгесе.

Бүгенге көндә кешеләр бер-берсе белән сирәгрәк исәнләшә башлады кебек. Күп вакыт барыбыз да ашыгабыз, уйларыбызга чумган булабыз, яисә чит кешеләргә сүз кату кирәк түгел, дип саныйбыз. Ә бит бер «исәнме», «хәерле көн» дип әйтү күп көч тә, вакыт та таләп итми. Киресенчә, ул көнне җылырак, күңеллерәк итә.

Минемчә, исәнләшү ул культура гына түгел, ә кешелеклелек билгесе. Автобуста булсынмы, подъездда, урамда, күрше белән очрашканда — бер гади сәлам кешене елмайтырга мөмкин. Бәлки ул шул мизгелдә үзен ялгыз итеп хис иткәндер, бәлки аның кәефе булмагандыр. Ә синең сәламең — аңа шушы минутта кирәкле кечкенә генә игътибарлылык билгесе.

Кыскасы, кешеләр бер-берсе белән исәнләшеп йөрсен иде. Бу дөньяны бераз ямьлерәк итү өчен кайвакыт бик аз нәрсә җитә: бер җылы сүз.

Алия, Кукмара

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2SDnjcsxDWo